Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шимбә көнне Нурлатта сугышчы-интернационалистларга багышланган митинг узды

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган митинг, төрле сугыш конфликтларында катнашучыларны гына түгел, аларның якыннарын, шәһәрдәшләрне дә җыйды.

Тантаналы митингта район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, әфганчы Вәгыйзь Әхмәтсафин, Чечня вакыйгаларында катнашкан Ришат Сафиуллин, ветераннар Советы җитәкчесе Разия Садретдинова һәм башкалар чыгышында хатирәләр, егетләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара яу кырында ятып калган райондашларны бер минутлык тынлык белән искә алу, һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салу, аралашу белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат митинг