Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ШӘҺӘР БАШЛЫГЫ САЙЛАНДЫ

20 декабрьдә Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәренең XXVIII сессиясе көн тәртибенә төп мәсьәлә буларак Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре башлыгын сайлау куелган иде.

Аңа кадәр Нурлат шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ленар Маняпов 2013 елның 15 декабрендә шәһәр Советына өстәмә депутатлар сайлау нәтиҗәләрен бәян итте, аның закон нигезендә башкарылуын ассызыклады. Нурлат районы башлыгы вазифасына кандидатураны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов тәкъдим итте.
- Равил Кузюров сезнең районда өч айлап эшли. Сезнең аны бәяләү мөмкинлегегез булды. Шунысын әйтә алам: район җитәкчелек алышыну чорын кыенлыксыз үтте, барлык еллык программаларны уңышлы үтәп төгәлли. Кузюровның эш тәҗрибәсе, эшлеклелек сыйфатлары районны яңа биеклеккә чыгарырга булышыр дип уйлый, - диде ул.
Кандидатураны яклап чыгыш ясаган "Нурлат АТП"сы генераль директоры Идрис Кәримов Равил Кузюровның 2-3 ай дәвамында район һәм шәһәрнең социаль көнкүрешенә шактый уңай үзгәрешләр кертергә өлгерүен санап үтте, халык белән якыннан аралашып проблемаларны ачыкларга һәм хәл итәргә тырышуын билгеләде.
- Яшь, энергияле, эрудицияле, яңа формация җитәкчесе,- диде ул кантидатура өчен тавыш бирергә чакырып.
Нурлат автоюллар идарәсе начальнигы Фидаил Садыйков та шул фикерне яклап чыгыш ясады.
Нурлат шәһәре башлыгы итеп яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Равил Кузюров сайланды, ул ук Нурлат шәһәре Советы рәисе вазифаларын да үтәячәк. Яңа шәһәр башлыгы закон нигезендә ант бирде, үзенә ышаныч күрсәткән республика җитәкчелегенә, сайлаучыларга һәм депутатларга рәхмәт әйтеп, Нурлат халкы тормышын яхшырту хакына намуслы хезмәт куячагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат