Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Шәһәр көненә Нурлат музее түләүсез экскурсияләр оештыра

    Экспозиция заллары буйлап түләүсез экскурсияләр Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееннан Шәһәр көненә бәйрәм бүләге булачак.

    Шәһәрнең 105 еллыгын бәйрәм итү көнендә музей ишекләре барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак. Биредә мөһим вакыйгалар календаре рәвешендәге экускурсияләр үткәрәчәкләр. Алар Нурлат шәһәренең тулы тарихы турында сөйләп кенә калмаячаклар, әлеге чорга караган уникаль һәм оригиналь экспонатлар белән дә таныштырачаклар. Тарих дөньясына кереп, элеккеге шәһәрне искә төшерү көн дәвамында мөмкин булачак, диләр музей хезмәткәрләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: