Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ШӘҺӘР КЫШКА ӘЗЕР

Әмма шәһәр халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче службаларда проблемалар кала әле.

Шәһәр кышка курыкмыйча керә ала. Күпкатлы йортларның 98 проценты әзер, җылылык челтәрләре һәм су линияләренә 3әр миллион сумлык ремонт үткәрелгән, 1 км.да газүткәргечләр төзекләндерелгән. Әмма шәһәр советының 21 сессиясендә тема буенча сөйләшү барышында проблемаларның сезонга бәйле булмаганнары да ачыкланды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов чыгышыннан ТСЖларда электр энергиясе буенча бурычларның 2 млн сумга җыелуы мәгълүм булды. Бу 1 сентябрьдән һәр кулланучының "Энергосбыт" белән туры килешүләр нигезендә исәп -хисап тотуга күчә алуы белән бәйле икән. "Жилье" ТСЖсы беренче булып һәр ай сан 56шар мең түләп, ел азагына кадәр әҗәттән котылу схемасын төзегән үзе. Аларга һәм башкаларга акча табу турында гына уйларга кала. Кайдан? Бусына ТСҖ рәисләренең күбесе иңнәрен генә сикертә. Җылылык челтәрләренең шундый "сакаллы" проблемасы-ике контурлы газ казаннарына күчү. Бүген бездә 4562 фатир индивидуаль жылытыла, аның халык өчен экономияле булуына шик юк. Ә менә җылылык челтәрләре предприятиесе һәр абонентын югалткан саен, бу җылылык бәясенең артуына китерә. Шуңа челтәр директоры Рамил Шарапов моңа рөхсәтне бары тик шәһәрне җылылык блән тәэмин итү схемасы әзер булгач кына бирергә, дигән фикерне икътисадый нигезләп тагы бер кат искәртте. Район башлыгы белән бергә аны "Нурлатгаз" ЭПУсы директоры Рәшит Хәсәнов та хуплады. Соңгы оратор төп сәбәп итеп индивидуаль ягу казаннарына хезмәт күрсәтүнең тиешенчә оештырылмавын атады. Суүткәргеч челтәрләренең тузганлыгы һәм икенче чираттагы чистарту корылмалары төзүнең тукталып калуы да, йорт хуҗаларының вентиляция каналларын чистартуга бармак аша каравы да сөйләшү барышында тагы бер кат күтәрелде. Сессияне алып баручы район һәм шәһәр советы рәисе Наил Шарапов шәһәр слуҗбаларының кышкы чорда өзеклексез эшләве өчен барлык чараларны күрергә кирәклеген ныклап искәртте һәм бу кабул ителгән карарда да чагылыш тапты.
Сессиядә шәһәр урамнарына Фатих Сибагатуллин һәм Адлер Газизуллин исемен бирү дә уңай хәл ителде. Соңгы мәсьәлә итеп депутатлар пассажирларны һәм балаларны бердәм социаль йөртү билетлары буенча йөртүче оешманы-бу очракта ул Нурлат АТПсы иде - шәһәр бюдҗетына 2013 елга күчерелергә тиешле аренда түләвеннән азат иттеләр. Әмма предприятие директоры Идрис Кәримовның билет бәясен күтәрү турындагы тәкъдимен әлегә кичектереп торырга булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат