Кичә шәһәр Советының да 37нче сессиясе үтте. Аны Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Сессиянең көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде: 2015 елга һәм 2016-2017 елларның пландагы чорына шәһәр бюджеты турында (икенче укылыш), шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектын раслау һәм шәһәр Советының 2011 елның 7 апрелендәге "Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең этикасы һәм хезмәттә үз-үзләрен тотышы Типовой кодексын раслау турында"гы карарына үзгәрешләр проектын раслау турында. Көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча да депутатлар асылда бертавыштан карарлар кабул иттеләр.