Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрдә урам этләре белән бәйле хәл контрольдән чыга

Узган 2013нче ел нурлатлылар өчен этләр тешләү ягыннан соңгы биш елда иң имин елларның берсе булган - Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә хәлгә шундый аңлатма бирделәр.

2013нче елда 182 нурлатлы (бу - соңгы елларда иң түбән күрсәткеч, гадәттә ул 220шәргә җиткән) эт тешләү белән мөрәҗәгать итеп, шуларның 5се кыргый хайваннарга туры килгән. Әмма бүгенге көн турында болай дип әйтеп булмастыр, чөнки быел инде 11 кеше этләр һөҗүменә дучар булган. Һәм хәл катлаулана бара.


Этләр өерләре белән йөри
Безгә нурлатлы Антонина Серова шалтыратты: "Эш буенча Светлая урамында булырга туры килде, бу урам Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында. Миңа өере белән этләр ташланды, чак кына тешләми калдылар. Куркып үләм дип торам. Шуннан танышым әлеге урамда этләр буш торучы участокның мунчасына ияләшкәннәр, икенче бер өер төзелеп бетмәгән йортта яши, дип аңлатты. Димәк, бу биналар кыргый хайваннар өчен яшәү урынына әверелгән. Кайчагында нурлатлылар бу урам буйлап тыныч кына уза да алмыйлар, машинада, я булмаса таксида йөрергә туры килә. Әлеге урамда яшәүчеләр урам этләрен аулау буенча служба җитәкчесе Тимофей Ермолаевка да мөрәҗәгать иткәннәр үзе. Аларга быел шәһәр служба белән килешү төземәгән, шуңа да мөрәҗәгатьләрне бары тик шәхси характерда гына хәл итеп булачагын аңлаткан ул. Ә бу исә мөрәҗәгать итүчегә бер этне аулаган өчен 1 мең сум акча түләргә кирәк булачак, дигән сүз. Әлбәттә инде, нурлатлылар этләр өерен юк иткән өчен хәләл акчаларын чыгарып бирергә ашыкмыйлар. Килешү ни өчен төзелмәгән соң? Шәһәр башкарма комитетында безне килешү менә-менә төзеләчәк, дип ышандырдылар.
Әлеге проблема Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Дилүсә Әндарованы да борчый.
- Хәлгә ныклап торып алынмасак, аның нәтиҗәләре контрольдән чыгарга мөмкин. Бездә служба эшләгән ике еллап вакыт эчендә күрсәткечләр яхшырган иде. Әлеге служба этләр аулауда кешелекле метод белән эшләде. Ә менә эт тешләүдән зыян күрүчеләр саны урам этләренең санына турыдан-туры бәйле, - ди ул.
Бүлек начальнигы бу яктан Казанда Универсиада алдыннан зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Ә проблеманы хәл итү юлын муниципаль берәмлек территориясендә питомниклар ачу кирәклегендә күрә ул. Ауланган этләрне нәкъ менә шунда урнаштырырга кирәк, дип саный.
Әлеге теманы Тимофей Ермолаев та дәвам итте. Ул республикада 2013нче елның 20 маенда кабул ителгән закон буенча, этләрне аулау питомник аша башкарылырга тиеш, дип хәбәр итте. Урамнан әлеге махсус бинага эләккән этләрнең хуҗаларыннан хайваннары биредә үткәргән көннәр өчен түләүләр алыначак. Хәзер шәһәр башкарма комитетында сөйләшүләр алып барыла, бина сайлана. Һәрхәлдә, бездә дә этләр проблемасын Европача кешелекле ысул белән хәл итәргә җыенулары үзе үк сөендерә.
- Минем мөһим сорауларның берсен күтәрәсем килә. Ни өчен безнең шәһәрдә һәрчак йортсыз этләр һәм песиләр барлыкка килеп тора соң? Һәм мин бу сорауга бер генә җавап күрәм. Бездә йортсыз хайваннар турындагы закон тулысынча эшләнеп бетмәгән әле, - ди Тимофей Васильевич. - Этләрен бәйләп үз ишегалларында түгел, ә койманың урам ягында тотучыларга исә моның закон бозу икәнлеген искәртәсем килә. Әлеге этләр даими рәвештә узып баручыларга ташланалар һәм өреп калалар, чылбырларын өзеп, кешеләрне тешләгән очраклар да булгалый. Һәм тагын: соңыннан көчек һәм песи балаларын кая илтергә дип аптырап йөргәнче, халыкны йорт хайваннарын стерильләштерергә чакырам.


Вөҗдан эше
Алишев урамында яшәүче берәү безгә борчулы вакыйга турында сөйләде, биредә дә этләр белән хәл киеренке. Аучы күршеләре этләрен урамга чыгарып җибәрә икән, ә алар өчәү аңарда. Берсе бәйдә, ә менә икесе еш кына урам буйлап иркенләп чабып йөри. Алар яныннан тыныч кына узып китеп булмый. Балалар урамга чыгарга куркалар, этләрнең аларга ташланып, сумкаларын, аяк киемнәре салынган пакетларын ерткалаган очраклар да булган. Җәен велосипедтагы малайга ташланганнар. Хәл киеренке төс алган, әмма аучы күрше һич кенә дә компромисска бара торган түгел, этләрен бер-ике көн генә өйдә тота да, бераздан хәл яңадан кабатлана. Халык нишләргә дә белми аптырый.
Без юрист Венера Гафурованың аңлатма бирүен үтендек.
- Этләрне (яки йорт хайваннарын) тоткан өчен җаваплылык административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә каралган. Бу очракта Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.7 "Этләрне урамда йөртү тәртибен бозу" маддәсе нигезендә, урамнарда, паркларда, скверларда, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә авызлык кигермәгән этләр белән йөргән һәм аларны җәмәгать урыннарында караучысыз калдырган өчен 300 сумнан 1 мең сумга кадәр административ штраф каралган.


Закон бозучыларга штраф салачаклар
Ә менә Нурлат шәһәренең төзекләндерү кагыйдәләрендә әлеге проблеманы этләр йөртү өчен мәйданчыклар булдырып хәл итәргә тәкъдим итәләр. Нурлатлылар өчен бу әлегә теория, я булмаса, чынга ашмаслык хыял гына дип уйлыйбыз. Кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, мондый төрдәге территория махсус катлам белән капланырга, анда коймалар, эскәмияләр, калдыкларны утильләштерү өчен контейнер, яктырту һәм мәгълүмат җайланмалары булырга тиеш. "Мәйданчыкның чикләреннән торак һәм җәмәгать биналары тәрәзәләренә кадәрге ара 25 метр, ә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, балалар, спорт, ял мәйданчыкларына кадәрге ара 40 метрдан да ким булырга тиеш түгел. Мәйданчык, кагыйдә буларак, биеклеге 1 метр ярымнан да ким булмаган тимер челтәрле койма белән әйләндерелеп алырга тиеш", - кагыйдәләрдә шундый рекомендацияләр бар. Ә хуҗаларга килгәндә, алар "үз хайваннарының башка хайваннарга һәм кешеләргә куркыныч йогынтысын булдырмаска, шулай ук тирә-яктагылар өчен санитар нормаларга туры китереп тынлык булдырырга, гамәлдәге санитар-гигиеник һәм ветеринария кагыйдәләрен үтәргә тиешләр".
Шулай да хуҗаларыннан дүрт аяклы дусларын тоту буенча җавапсызлыклар өчен түләттерү каралган. Административ комиссия секретаре Вера Мальцева әйтүенчә, әлегә аларга мондый мөрәҗәгатьләр кермәгән. Нурлатлылар комиссиягә 2-06-15 телефоны буенча шалтыратып, мондый кагыйдә бозулар турында хәбәр итә алалар.
Әлбәттә, питомник барлыкка килсә, хуҗалары этләрен урамда йөртүгә саграк карарлар иде. Чөнки һәрчак питомниктан этеңне сатып алу кесәгә суга бит. Әмма, ничек кенә булмасын, вөҗдан һәм күршеләр алдындагы җаваплылык дигән нәрсәләр дә бар бит әле. Күршеләр белән ызгышып ятканчы, законлы эш итү җиңелрәк түгелме икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат