Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрнең 9нчы мәктәп укучыларының сыйныф сәгате тәгълим үзәгендә узды

Бүген 9нчы мәктәпнең 6а сыйныфының татар телле укучылары өчен кызыклы чара оештырылды. Алар сыйныф җитәкчеләре – туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлия Галләмова башлангычында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә булып кайттылар.

Биредә алар “Минем гаиләм шәмаиле” күргәзмәсендә тәкъдим ителгән экспонатлар белән таныштылар, татар теле белән ислам дине бергәлегенә багышланган дәрестә катнаштылар, милли традицияләребезне саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.

– Мәктәбебездә һәр җомга көнне сыйныф сәгатьләре үткәрелә, – дип уртаклашты Гөлия Илгизовна. – Бу атнада без аны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладык һәм тәгълим үзәгенә экскурсиягә бардык. Чара ахырында имам-мөхтәсибнең уку-укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Земфира Мортазина балаларның һәркайсына “Татарча әлифба” китабы бүләк итте. Укучылар әлифбаларга бик сөенделәр, күбесе аның эчтәлеге, китапта басылган шигырьләр белән танышырга өлгерде дә инде. Бу туган телебез белән кызыксындыру, аны өйрәнүгә этәргеч бирү өчен бик матур стимул булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев