Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сикермәсәләр дә, кызык булган

Үткән шимбәдә РОСТОның Нурлат районы бүлегендә машина йөртүче белгечлеген үзләштергән призывниклар - Рәзил Мөхәммәтҗанов, Алексей Клементьев, Дмитрий Михайлов Биектау районының "Коркачык" аэродромында узган авиация бәйрәмендә катнашып кайттылар.

РОСТОның бүлеге Радик Гыйниятуллин әйтүенчә, Нурлат егетләре парашюттан сикерә алмаган икән.
- Һава торышы җилле булганга күрә, күрсәтмә чыгышлар ясый алмадык, - диде ул. - Бәйрәмдә бик бай программа әзерләнгән иде. Быел көз армия сафларына китәчәк өч егет өчен дә бик файдалы чара булды бу. Егетләр вертолет һәм самолетларның төрле модельләре белән таныштылар. Моннан тыш, авиашоуның төп чарасы - ТУ-160та күрсәтмә очышларны яратып карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат