Реклама
Бу көннәрдә шәһәр мәктәпләрендә Сингапур системасы буенча укытуга кагылышлы ата-аналар җыелышлары бара.
Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә чәршәмбе көнне узган җыелыштан соң ата-аналар әлеге система буенча 9 дәрес карадылар, гамәлдә үз фикерләрен формалаштыра алдылар.
- Ата-аналар арасында әлеге системага каршылар очраса да, аңлату, сөйләшү барышында уртак фикергә киленде, - диде район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Габделгазиз Юнысов.- Яңа система безнең районда калачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз