Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сәләнгеш авылы мәдәният йортында “Рябинушка” ансамбле эшли

Җырларда халык җаны яши, диләр. Сәләнгеш авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” ансамбле әгъзаларын нәкъ менә җырга мәхәббәтләре берләштерә.

Татьяна Воркова җитәкчелегендә эшләп килүче иҗади коллектив 11 кешедән тора. Алар арасында төрле яшь вәкилләре бар: иң олыларына 66 булса, иң яшьләренә 39, әмма барысына да халык иҗатын яратулары һәм үз җырларын авыл кешеләренә җиткерү теләге хас.

Ансамбль әгъзалары атнага берничә тапкыр барлык эшләрен калдырып, ә, билгеле булганча, авыл кешеләренең мәшәкатьләре аз түгел, репетицияләргә ашыга. Хатын-кызлар бергә җыелалар, үзара аралашалар, һәм нәкъ шул

мизгелдә күңелләренә халык җырларыннан таныш юллар килә. Шул рәвешле, ансамбль репертуары яңа җырлар белән байый. Аларның сүзләренә караганда, репетицияләргә килгәндә, сәхнәдә чыгыш ясаганда һәм рәхмәтле тамашачыларның алкышларын ишеткәндә кәефләре күтәрелә, икенче сулышлары ачылгандай була икән.

– Репетицияләргә зур теләк белән йөрим, алар миңа көндәлек мәшәкатьләремнән арынып торырга, энергия алырга ярдәм итә, киткәндә һәрвакыт бирегә кире әйләнеп керәсе килә. Нинди генә чара – зур бәйрәм яки кичә булсынмы, безгә анда катнашу бик кызыклы һәм күңелле, – ди ансамбльгә йөрүче Ольга Маринина.

Ансамбль үз иҗади эшчәнлеген әле өченче ел гына алып барса да, горурланырлык сәбәпләре дә бар инде: алар Лаеш районының Никольское авылында узган “Каравон” рус халык фольклоры фестивалендә, “Балкыш” республика конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнар, төрле район конкурсларының призерлары булганнар. Һәм, әлбәттә инде, авылдагы бер генә бәйрәм дә “Рябинушка”дан башка үтми.

Әмма, кызганычка каршы, коллектив тормышында матур мизгелләр белән беррәттән авырлыклар да туа тора: чараларга әзерләнгән вакытта аппаратураның иске булуы, инвентарьларның җитмәве аеруча чагылыш таба. Һәм бу җәһәттән аларга республика Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов ярдәмгә килгән. Ансамбль әгъзалары аңа депутат гражданнарны кабул иткән вакытта әлеге проблема белән мөрәҗәгать иткән булганнар. Мәсьәләнең чишелүен озак көтәргә туры килмәгән: декабрь башында инде аларның исәп-хисап счетларына акча күчерелгән. Һәм хәзер коллектив зур түземсезлек белән матди-техник базаның яңаруын көтә.

– Без күрсәтелгән ярдәм өчен Илгиз Мисбаховичка бик рәхмәтлебез. Яңа аппаратура белән безгә бәйрәмнәргә әзерләнү күпкә уңайлырак булачак, – диде Мәдәният йорты мөдире Валентина Корнеева. Ул үзе дә ансамбльгә йөри. – Узган ел “Рябинушка” әгъзалары инициатива белдереп, костюмнарны яңартырга тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле, ансамбль гардеробы яңа милли киемнәр белән тулыланды. Коллектив ансамбленә рәхмәт, һәркайсы, хуҗалыгы, йорт мшәкатьләре булуга да карамастан, репетицияләргә килергә, чараларда катнашырга һәрвакыт әзер. Иҗади коллективка ирешелгән уңышларында тукталып калмыйча, кыю рәвештә алга атлауларын телим. Яңа иҗади биеклекләр, идеяләр һәм, әлбәттә инде, тагын да күбрәк алкышлар аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев