Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сәнгать мәктәбе укучыларының уңышы

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казанда үткән “АртФест” I Халыкара балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестиваленнән зур уңыш белән кайтканнар.

Самира Сәмәрханова, Денис Колотеев һәм Тамина Гафиуллина (җитәкчеләре Наталья Чобиток) “Нәфис сүз” номинациясендә беренче урынны яулаганнар. “Инструменталь башкару” номинациясендә чыгыш ясаган балаларның да нәтиҗәләре саллы. Әйтик, Дмитрий Колотеевка (җитәкчесе Ольга Колотеева, концертмейстер Валентина Бадина) балалайкада уйнауда тиңнәр булмаган – ул конкурсның Гран-приена лаек булган. Педагог Әлфия Крепышева укучылары – пианисткалар Мария Аносова, Самина Исмәгыйлева, Лилия Газизованың чыгышы, апалы-сеңелле Сафия һәм Камилла Мөхәммәтҗановаларның дуэты да жюри әгъзаларының югары бәясенә лаек булган, Әдилә Әбҗаппарова исә өченче урын яулаган. Софья Шугаева, Алсу Сәйфетдинова (җитәкчеләре Алена Стрельникова) шул ук номинациядә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар.

Реклама

Моннан тыш, Мария Аносова (җитәкчесе Әлфия Крепышева) үткән ялларда “100//ЙӨЗЛӘР” проекты кысаларында “Талантлар йолдызлыгы” III республика фортепиано музыкасы конкурсында да катнашкан һәм “Балалар академиясе” номиациясендә дипломант булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X