Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сорау-җавап: Башка табиб эшләп торачак

"Бүген иртәдән бирле гинекологка эләгер өчен чиратта утырдым. Минем белән чиратта йөкле пациентлар да бар иде. 4 кабинетка бер табиб - А. Р. Камалова кабул итә булып чыкты. Табибка бернинди дәгъвабыз да юк, бары тик шул гомер буена поликлиникада утыруы гына җиңел түгел. Безгә исә табибларның берсе отпускада, кайсыдыр больничныйда...

Мәсьәләне пациентлар файдасына, алар көне буена чиратта тормаслык итеп хәл итеп булмыймы икән? Безгә гинекологка кабул итүгә керер өчен башта терапевтка да керергә туры килә бит әле, ә чират анда да бар", - дип мөрәҗәгать итте дүшәмбе, 15 декабрь көнне укучыбыз А.Вәлиуллина.
Без Нурлат үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыповның хәлгә ачыклык кертүен сорадык.
- 15 декабрьдән хатын-кыз консультациясенең табиб-гинекологы чираттагы ялга китте, ә 16 декабрьдән баш тбаиб приказы белән бу чорда хатын-кызлар консультациясе мөдире А.Камалова белән берә стационарның акушер-гинекологы да кабул итәчәк, - дип җавап бирде укучыбызның соравына Марат Рафаэлович.
Маргарита Литта әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат