Социаль служба конкурска әзерләнә
-"Лукойл" ААҖнең социаль-мәдәни проектлар конкурсында һичшиксез катнашырга, бу мөмкинлекне социаль мәсьәләләрне хәл итүдә файдаланырга.
Бүген, 1 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов рәислегендә оештыру комитетының беренче утырышында катнашучылар алдына шундый бурыч куелды. Ә катнашучылар- районның социаль тармак вәкилләренең конкурста катнашу тәҗрибәләре бар инде. Шуңа да конкурсның нигезләмәсе белән танышканнан соң аларга номинацияләрне һәм темаларны сайлау өчен 8 апрельгә кадәр вакыт бирелде. Шул көнгә билгеләнгән икенче утырышта һәр служба үз проектын кыскача тәкъдир итәчәк, дип килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев