Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Спартак”ны җиңәргә нурлатлылар да булышты

    Узган якшәмбедә Нурлатның спорт сөючеләре Казанның Үзәк стадионында "Рубин" - "Спартак" матчын хозур кылу бәхетенә иреште.

    Россия Премьер-лигасының 26нчы туры кысаларында уздырылучы уенга бару мөмкинлеген "Нурлат АТПсы" җитәкчесе Идрис Кәримов бүләк итте. Шул рәвешле, 35 кеше - район беренчелегендә чыгыш ясаучы АТП футболчылары, яшь волейболчы, баскетболчылар зур футбол күреп кайтты.
    - Искиткеч матч булды ул, - дип сөйли бәхетле "шаһитларның" берсе, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Эмиль Галләмов. - Стадионда 17 меңгә якын тамашачы бар күңелен биреп җанатты. Без дә тавышларыбызны кызганмадык һәм "Рубин"ның 2:1 исәбенә отуына үз өлешебезне керттек, дип әйтергә дә хакыбыз бардыр дип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: