Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Спорт мәктәбе күченә

Киләсе атнадан балалар-үсмерләр спорт мәктәбе адресын үзгәртәчәк: ДЮСШга "ТатРИТЭКнефть" предприятиесенең спорт комплексы тапшырылды.

"ДЮСШның хәзерге бинасы авария хәлендә - махсус комиссия шундый карар чыгарды. Бүген яңа бинага күченү мәшәкатьләре белән йөрибез", - дип хәлне аңлатты спорт мәктәбе директоры Фәнил Гайнуллин. Күченәчәк спорт комплексына аерым керү юлы ясаганнар. Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты, "Төзекләндерү биш" мөмкин кадәр ярдәм иткәннәр, калган эшләрне спорт мәктәбе хезмәткәрләре үз көчләре белән башкарганнар. Тик бу юл вакытлыча гына икән әле, төп керү юлын киләсе елга төзергә планлаштыралар, ул спорткомплексның каршы ягыннан булачак, анда парковка урыны ясау да күздә тотыла. Шул рәвешле, ДЮСШ киләсе дүшәмбедән тулысынча яңа бинага күченеп бетәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДЮСШ ТатРИТЭКнефть

2
X