Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сөт су түгел, ул хезмәт белән табыла

ТР Хөкүмәт йортында булып үткән видеокиңәшмәләрнең берсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада сөтне сатып алу бәяләренең кискен артуы турында хәбәр итте.


"Кайбер урыннарда сатып алу бәяләре 20 сумнан да артып китте, мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде", - диде ул. Артуны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тоярга өлгергәннәрме әле?
- Бездә җәен сөтне 9 сумнан җыйганнар иде, аннан 9 сум 50 тиен булды. Әле сентябрь аеның икенче яртысында гына 11 сумга күтәрделәр, - ди Кычытканлыда яшәүче Гөлфәрия Галиуллина. Алар бүгенге көндә 4 баш сыер асрыйлар икән, көн саен 50шәр литр сөт тапшыралар. Сөтне сатып алу бәясе бераз арта төшсә дә, авыл кешесе аңардан һич кенә дә канәгать түгел.
- Кибеттә сөтнең литры 30 сумга якын тора бит, ә без 11 сумнан сатабыз, - ди Гөлфәрия. - Әлбәттә, сатып алу бәясен арттырсалар яхшы булыр иде. Хәзер бит сөтләрнең сыйфаты да яхшырды.
Авылда яшәүчеләрнең күбесе сатып алу бәясе 11 сум булганда, ул сыер асрау чыгымнарын капларга җитмәячәк, дип саныйлар. Ул яхшырак бәядән дә сатылса, авыл кешесенә яхшы ук ярдәм булыр иде, әлбәттә.
Шулай да сөтне сатып алу бәяләрен кем көйли соң? Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю бәяләрен җыючлар үзләре куялар һәм алар берәү тарафыннан да көйләнми икән.
- Без халыктан сөтнең литрын 12 сумнан җыябыз, - ди районның 10 авылы халкыннан сөт җыючы "Восток" кооперативы җитәкчесе Марсель Сабиров. - Без сөтне җыеп тапшыра торган сөт заводы Ульян өлкәсендә урнашкан, алар 1 сортлы сөтне 15 сумнан алалар. Әмма алга таба сөт бәяләре артырга тиеш, дип сөйлиләр. 1 октябрьдән артса, без дә халыктан сөтне кыйммәткәрәк җыя башлаячакбыз.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә сөтне әлләни кыйммәткә сата дип әйтеп булмый. Бүген бу сан 15 сум 50 тиеннән 19 сумга кадәр. 19 сумга сөтне "ИРС"лылар сата, моңа алар сөтнең югары сортлы булуы белән ирешәләр. Әмма сөтнең сыйфаты гына түгел, күләме дә сорау тудыра. Чөнки авыл хужалыгы предприятиеләрендә сөт бүгенге көндә узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 18 тоннага азрак җитештерелә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә моның төп сәбәбен терлекләрне кышлатуга күчерүнең сузылуы белән аңлаталар. "Нурлат сөте"нең кайбер бүлекчәләрендә терлекләр әле дә җәйге лагерьларда. Әлеге хуҗалыкта бер сыердан савылган сөт күләме дә бик аз - тәүлегенә нибары 6, 5 кг. Әлегә иң күп сөтне "ИРС" хуҗалыгында савалар - 11, 4 кг. Район буенча исә уртача күрсәткеч - 9,4 кг.
Хәл район җитәкчелеген дә борчый. Бу көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров та авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин белән берлектә һәр хуҗалыкта булып, сөт кимүнең сәбәпләрен ачыклый, алга таба аны арттыру өстендә эшләүне катгый бурыч итеп куя. Чөнки бүгенге көндә сөт - төп табыш чыганагы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев