Стадионга килегез!
Иртәгә, 13 октябрь көнне, шәһәрнең үзәк стадионында якташыбыз, СССРның спорт мастеры, Самараның “Крылья Советов”, Мәскәүнең “Спартак” командалары уенчысы, СССРның җыелма командасы составында уйнаган Галимҗан Хөсәенов истәлеге призларына турнир узачак.
Турнирда нурлатлылар белән бергә Самарадан “Крылья Советов” командасының ветераннар командасы да катнашачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев