Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Стандартлар турында

Шәһәрнең 3нче мәктәбендә узган район мәктәп директорларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Федераль белем бирү стандартлары хакында иде. Аның эшендә ТР Мәгариф үсеше институтыны кафедра мөдире Эльза Садыйкова катнашты.

Икенче ел рәттән әлеге стандартлар нигезендә эшләүче 3нче мәктәп коллективы бу уңайдан үз тәҗрибәсен уртаклашты. Ачык дәресләр, эш тәҗрибәсе рәвешендә барган үзара сөйләшү ике як өчен дә файдалы үтте. Җитәкчеләргә Федераль белем бирү стандартлары нигезендә ничек эшләргә кирәклеге күрсәтелде.
- Быелдан районның барлык мәктәпләре дә әлеге стандартлар нигезендә эшли башлады. 3нче мәктәп тәҗрибә формасында гына әлеге эшне башлап җибәргән булса да, бик тиз асылына төшенделәр. Менә бүген үзләре тәҗрибә уртаклашалар, - ди мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Гөлфия Гафурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев