Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Суда да, юлда да

Кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенең ел фасыллары алышынган саен үз нечкәлекләре килеп чыга.

Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссияләренең чәршәмбе көнне видеорежимда барган утырышлары да нәкъ шул мәсьәләләргә багышланды. Беренчесенең чираттан тыш утырышын чакыру Идел елгасында балыкчылар белән килеп туган хәвефле хәл уңаеннан иде, һәм бу хәл балык тотарга яратучыларның һәммәсенә дә игътибарлырак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Ә менә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиядә сүз юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү белән беррәттән, юллардагы бозлавык һәм карларга бәйле рәвештә өстәмә саклык чаралары күрү һәм аеруча игътибарлы булу зарурлыгы хакында барды. Сүз шоферларның машина тәгәрмәчләрендәге җәйге резиналарны кышкыга алыштырырга тиешлекләре белән беррәттән, юлларны карап торучы оешмаларның җаваплылыгы турында да бара. Соңгысы һәркайда, шул исәптән безнең районда да, мәктәп автобуслары санының артуы белән бәйле рәвештә тагы да актуальләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев