Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сукырлар җәмгыятенә 60 ел тулды

Сишәмбе көнне Мәдәният сараенда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Аларның күпләре дөньяны бары тик караңгы төсләрдә генә күрә, кайсылары өчен көн яктысы да мәңгелеккә сүнгән... Әмма шулай да күңелләрен төшермичә яшәргә көч табалар, дөньяны ничек бар шулай яратып яшиләр алар. Мәдәният сарае фойесында оешма әгъзаларының кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә исә моның ачык дәлиле. Әнә, Владимир Маланьинның чыбыктан үреп ясаган эшләнмәләренә генә күз сал. Ул аларны шулкадәр оста һәм шулкадәр тел тидермәслек итеп ясаган, кулларының гына түгел, күңеленең дә җылысын салган диярсең. Хәер, Людмила Соболькова, Гөлсирә Сафина, Надежда Петрова, Рамил һәм Ольга Мостафиннар һәм башка күпләрнең кул эшләренең һәркайсы турында шул сүзләрне әйтергә мөмкин, кайчагында сәламәт кешенең дә хәленнән килмәгәнне башкарырга сәләтлеләр алар. Миннегөл Куропаткина белән Фәния Садыйкова да үзенчәлекле бүләк әзерләгәннәр - юбилейга дип тәмле итеп гөбәдия, пироглар пешереп килгәннәр.
- Җирле оешма үткәргән чараларга һәрчак шулай ни дә булса пешереп килергә тырышабыз, чарадан соң бергәләшеп чәй эчүләре ни тора, - диләр үзләре һәм әнә шулай бергә җыелыр урыннары булганга сөенүләрен яшермиләр. Оешманың актив әгъзасы Рамил Мостафин да биредә 20 елга якын икән инде. Шул еллар эчендә аның актив әгъзасына әверелгән, оешма аңа тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән.
Әнә шулай, 60 ел эчендә оешма күпләрнең таянычына, терәгенә әверелгән. 1952нче елда беренче җыелышларына нибары 20 кеше килгән булса, соңрак аның 400дән артыграк кешене берләштергән чаклары да булган. Юбилей чарасында исә оешма белән аның аякка басу чорыннан алып 1998нче елга кадәр җитәкчелек иткән Фатих Хаҗиморатовны кешелекле, оештыру сәләтенә ия кеше итеп искә алдылар. Бүгенге көндә исә оешма Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнарынннан 249 кешене берләштерә.
- Әгәр оешма төрле вакытларны кичереп 60 ел буена яши алган икән, димәк, кешеләр арасында аңа ихтыяҗ бар, ул кешеләргә кирәк дигән сүз бу. Алга таба да ул шулай кешеләргә хезмәт итеп яшәсен, - диде чарада катнашкан район башлыгының беренче урынбасары Флюра Ногманова. Бәйрәм уңаеннан исә оешма җитәкчесе Зинаида Богдановага һәм оешманың иң актив әгъзаларына район хакимияте һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе исеменнән Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды ул. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасы рәисе Рифкать Гардиев исә Татар төбәк оешмасы идарәсе рәисе Владимир Федоринның котлауларын һәм җылы теләкләрен дә җиткерде. Юбилей уңаеннан Нурлат җирле оешмасының активистлары һәм актив бюро әгъзалары идарәнең Мактау грамоталары һәм билгеләре белән дә бүләкләнәчәк икән әле, аларга бүләкләрнең соңрак тапшырылачагын әйтте ул.
- Нурлат оешмасы актив эшләүче оешмалардан. Оешма өч районны берләштерә, ә бу аның әгъзалары берсеннән берсе ерак урнашкан авылларда яши дигән сүз. Әмма урыннарда элемтә чаралары урнаштырып, аларның һәркайсының тормышы белән кызыксынып яшиләр, берәүне дә ялгыз калдырмаска тырышалар, - диде ул. Районның социаль яклау идарәсе началәнигы Ирина Афанасьева үз чыгышында күрү буенча инвалидаларга каралган социаль яклау чараларына тукталса, оешма җитәкчесе Зинаида Богданова оешманың эшчәнлеген яктыртты, аның активистларын аерым Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән билгеләп үтте. Шулай ук җирле оешмага ярдәм кулы сузучы оешма-предприятие җитәкечләренә Рәхмәт хатлары да тапшырды. Ә чара мул өстәлләр артында бәйрәм программасы белән озак дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Бердђм Россия" партиясе Нурлат Мђдђният сарае Бљтенроссия сукырлар ќђмгыяте