Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Сукыр булсалар да, дөньялары караңгы түгел

Нурлатта яшәүче Рамил һәм Ольга Мостафиннар бүген дөньяның матурлыгын бары төшләрендә генә күрәләр – аларның икесе дә дөм сукыр.

 

Игелекле кешеләр күбрәк


Рамил Мусаевич белән Ольга Александровна шәһәр үзәгендә саф һава сулап йөрергә яраталар. Биек наратлар ышыгында үз иткән эскәмияләре дә бар, биредә ял итеп, көн саен “Театр” скверында “Ачык микрофон” бәйгесе кысаларында уза торган концертны тыңларга да өлгерәләр әле. Чираттагы тапкыр шунда очрашырга сөйләштек тә: алар – өйдән, мин эштән бер маршрут буенча диярлек җәяүләп юлга кузгалдык. Һәм, әйтергә кирәк, ерактан күреп алсам да, куып тота алмыйча аптырадым. Бернәрсә дә күрмәгән килеш машина хәрәкәте көчле булган урам юлын җәяүлеләр кичүеннән ике тапкыр кисеп чыгарга да кирәк бит әле үзләренә. Ник тротуардан бер адымга гына булса да чигенсеннәр! “Ай-яй, тиз йөрисез!” – дигән сүзләремә каршы: “Безне этебез Жазель өстерәп бара шулай”, – дип көлештеләр. Икесе дә позитив, киң күңелле, ачык йөзлеләр. Шуңадырмы,  таныш булмаган кешеләр дә, туктап, хәлләрен сорашалар, исәнләшеп узалар.

 

 

– Берсендә гадәти юлыбыздан чигенеп, ике урам киселешендә башка якка борылырга булдык. Никадәр кешенең: “Сез ялгыштыгыз бит! Икенче якка барырга кирәк!” – дип килеп эндәшкәнен күрсәгез! – диде Ольга Александровна.


– Яшьләр бозылды, халык усалланды дип күпме генә сөйләсәләр дә, игелекле, игътибарлы кешеләр күбрәк, – дип аның сүзләрен куәтләде Рамил Мусаевич. – Кайвакыт урамга эттән башка, таяк белән генә чыгам да, балалар чабып килеп, сезне кая кадәр озатып куярга дип сорыйлар. Хәтта чүп-чар түгәргә чыккач та, машиналарын туктатып ярдәм тәкъдим итүчеләр бар. Шәһәребез кечкенә бит, кешеләр гадирәк, күпләр бер-берләрен белә.

 

Әлбәттә, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга карата үзләрен ямьсез тотучы нурлатлылар да юк түгел икән. Мисал өчен, үзәк паркка гомумән дә йөрергә яратмый Мостафиннар: беренчедән, пычрак, икенчедән, балалар күп уйнаганга, өлкәннәрнең: "Этегезне алыгыз!" – дип кычкыруларын еш ишетергә туры килә, диләр. Ә бит сукырларны йөртү өчен махсус өйрәтелгән эт кешегә ташланмый, аның вазыйфасы башка. Өстәвенә, хуҗалары аны, кагыйдәләр белән тыелмаса да, урамга борынчыксыз чыгармыйлар. “Безнең эт өйдә өрә, ә алар – урамда”, – дип шаяртып алды Рамил Мусаевич бу җәһәттән. Сүз уңаеннан, аралашу барышында аңа нечкә юмор хисе хас булуы ачыкланды, тормыш авырлыкларына бирешмәскә холкының бу сыйфаты да ярдәм итә торгандыр, мөгаен. 
– Безнең Нурлатта этләр белән йөрү өчен махсус урын юк, – дип борчылуын да белдереп алды Ольга Александровна. Ә бу, чыннан да, алар һәм башка эт асраучылар өчен бүген кискен проблемаларның берсе. 

Тугры дус, юлдаш, ярдәмче


– Әле алай гына да түгел, – дип сүзләрен дәвам иттеләр ирле-хатынлы Мостафиннар. – Җирле ветеринария клиникасында хәтта этне үлчәү мөмкинлеге дә юк бит, УЗИ белән анализлар турында әйтеп тә тормыйбыз инде. Әле менә күптән түгел генә, эсседән булса кирәк, этебезнең кәефе булмады, авырып киттеме икән әллә дип, тикшерүләр үткәрү өчен башка шәһәргә алып барырга туры килде. Барысы бергә 5 мең сумга төште.
Дәүләт сукырларны йөртүче этне карап торуга елына 25 мең сум акча бүлеп бирә икән, әмма, хуҗалар сүзенә караганда, бу бик аз. Мондый этләргә теләсә нәрсә ашатырга да ярамый бит әле, махсус ризыкның бер капчыгы исә 4 мең сумга якын тора, ул нибары бер айга җитә икән. Ә инвалидлык буенча ала торган пенсияләре – бер кешегә тулыр-тулмас 20 мең сум.

 

Мостафиннар махсус өйрәнүләр узган эткә ия булу мөмкинлеген 4 ел көтәләр.
– Жазельне алып кайтыр алдыннан, Мәскәү янындагы Купавнада урнашкан этләрне әзерләү мәктәбендә ике атна торып кайттык. Чөнки эт булачак хуҗаларын үзе сайларга, аларга ияләшергә, ике арада ышанычлы мөнәсәбәт туарга тиеш. Бу бик катлаулы. Этсез кайтып китүчеләр дә булды хәтта, безгә исә бәхет елмайды, – дип сөйләде Рамил Мусаевич. Лабрадор токымлы Жазельнең хуҗаларына тугры хезмәт итүенә быел алты ел булган инде.

– Ул безнең сөйләмебезне дә аңлаган кебек инде хәзер. Һава сулап йөргәндә кибеткә кереп чыгасы булыр әле дип әйтеп кенә куябыз, шунда ук кирәкле якка өстери дә башлый. Кешеләргә карата бик дустанә, аеруча балаларны үз итә. Бары бер очракта – өйгә кунаклар килгәндә генә хәбәр биреп өреп куя, безне шулай кисәтә, – ди Ольга Александровна. Аның һәр сүзендә бу еллар эчендә инде чын гаилә әгъзасына әйләнгән эткә карата җылылык бөркелә. Һәм сүзләр агышын һич кенә дә туктатырмын димә: – Жазель чәчәкләр иснәргә һәм күлләвекләр дә ярата әле. Иң мөһиме, безне күлләвекләр яныннан әйләндереп уза, ә үзе аннары кереп чума...

 

Барысы да чагыштыру аша танып-беленә


Мостафиннар әнә шулай, кайчандыр ачы камчысы белән бәргән язмыш сынавына бирешмичә, тормыш юлыннан көр күңел белән атларга тырышалар. Ә бит бу һәрвакытта да шулай булмый, күзләре сукыраеп, инде көн яктысын беркайчан да күрә алмаячакларын аңлагач, дөньялары асты-өскә әйләнгәндәй тоела. Икесендә дә – нәселдән күчә торган авыру, туганда ук язмышларына язып куелган. Тик өмет уты гына озак сүнмичә, пыскып тора әле...
– Бер күзем балачактан ук начар күрә иде, мәктәптә укыганда тәмам сукырайды, – дип тормыш юлын сөйли башлады Рамил Мусаевич. Тумышы белән ул Кара Күл авылыннан. Биш балалы гаилә, Оренбург өлкәсендә берничә ел яшәп алганнан соң, 1975 елда, Рамилгә 8 яшь чагында Нурлатка кайтып төпләнә. Икенче күзе 25 яшенә кадәр күрә әле аның. Техникумда һөнәри белем алганнан соң, шәһәрнең “Родина” кинотеатрында – өлкән киномеханик, “Сельхозэнерго” оешмасында электрик булып эшли. Егылып, имгәнү алмаса, кем белә, бәлки сукырлык аны үз кочагына алай тиз алмаган да булыр иде әле...

 

– Башта зур стресс кичердем, бик авыр булды, – диде әңгәмәдәшем ул чорны бик исенә төшерәсе килмичә. – Туганнарым, дусларым бик ярдәм иттеләр, бөтен җирдә йөртәләр иде. Көннәрдән бер көнне мине сукырлар җәмгыятенең ул вакыттагы җитәкчесе Фатыйх Нурмөхәммәтович Хаҗиморатов эзләп табып, Волоколамскидагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгенә юллады. Шунда үзем кебек егет-кызлар белән аралашкач кына язмышыма буйсына башладым, карашым тамырдан үзгәрде, дисәм дә була. Күбесе – тумыштан сукырлар, ә мин бит әле бу дөньяда нәрсә дә булса күрергә өлгердем, дип юандым. Исән-саумын, ике аягымда йөрим. Барысы да чагыштыру аша танып-беленә икән. Ятактан тора алмаучы яки кәнәфидә генә утырып йөрүче инвалидлар да бар бит. Кайсыбызга начаррак булуын кем белә. Күзләре шулай ук начар күрүче, быел 80 яшен тутырачак әнием һәрвакыт: “Зарланма. Баш очыңда – түбәң, өстәлеңдә ипи-тоз бар, Аллаһы Тәгаләнең ачуын китермә”, – дип әйтә торган иде. 


Тернәкләндерү үзәгендә Рамил Мусаевич яңа чынбарлыкка җайлашу өчен беренче, иң мөһим күнекмәләрне үзләштерә. Көнкүрешенә туры килерлек һөнәр алу теләге дә нәкъ менә биредә туа. Нурлатка кайткач, урта белем мәктәбе программасын кабатлый да, Кисловодскидагы күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне массаж ясарга өйрәтү юнәлеше буенча медицина колледжына укырга керә. Биредә аның тормышы яңа, бөтенләй көтелмәгән борылыш ала.

 

Тавышыннан ошата


Колледжның соңгы курсында укыганда, ә бу 1998 ел була, Рамил курсташы янына кунакка керә. Бу вакытта бүлмәдә Ижевскидан колледжга укырга керергә дип яңа гына килгән Ольга да була. Яшьләр аралашып китәләр һәм менә инде чирек гасырга якын иңне-иңгә куеп тормыш юлыннан бергә атлап баралар. 

– Мине тавышымнан ошатты булса кирәк ул, – дип елмайды Ольга Александровна хатирәләрен күңелендә яңартканда. – Күзләрем сукырайганнан-сукырая башлагач, бик зур депрессия кичердем мин, бернәрсә дә эшлисем килмәде, берни дә кирәкми иде. Бу халәттән мине Рамил генә тартып чыгарды...
Ольга Александровна туган шәһәрендә 6нчы сыйныфтан начар күрүчеләр өчен махсус интернат-мәктәптә укый, Кисловодскига эләккәнче нибары өч ел гына укыту-производство предприятиесендә эшләп кала. Массаж ясаучы һөнәрен үзләштерсә дә, белгечлеге буенча эшләми, хуҗабикә. Ә менә Рамил Мусаевич ике дистә елдан артыграк инде Нурлатта танылган һәм оста массаж ясаучыларның берсе булып санала. “Ул бит җанны да дәвалый”, – диләр аның турында. 

 

– Уңышның 50 проценты пациентның күңеленә ачкыч яратудан тора, – ди бу уңайдан Рамил Мусаевич үзе. – Син өч тапкыр супербелгеч булсаң да, клиентыңа кеше буларак ошамыйсың икән, икенче кат инде ул синең янга килмәячәк. Мин аралашырга яратам, бәлки шуңадыр, кешеләр белән уртак телне тиз табам. Яшьтән механикага тартылдым, автомеханикка укыган да идем. Әмма сукырайгач, башка чарам калмады. Шулай да үкенмим, эшли башлагач күнектем...
Дөрес, соңгы вакытта эшеннән туктап тора икән әле, салонын япкан, шәхси эшмәкәрлектән тә киткән. Сүзләренә караганда, өч ай саен төрле инстанцияләргә исәп-хисап документлары тапшыру шактый мәшәкать тудыра икән. Әмма квалификациясен күтәреп, сертификатын яңартып тора. Эшсез торырга күнекмәгән бит ул, мәшгульлекнең башка төрен дә сынап карамакчы.

 

"Кызганмагыз, бу безне кимсетә"


Бөтенләй дә күрмәүләре хакында белмәсәм, Мостафиннар башкалардан кайсы да булса яклары белән аерылалардыр дип уйлап та карамас идем. Чөнки үзләрен – урамда яисә өйдә булсынмы – бик ышанычлы тоталар. Әлбәттә, кирәкле күнекмәләр еллар һәм тәҗрибә белән тупланган.

 

– Баштарак аякларның бер исән төше дә юк иде, стенага маңгай белән килеп бәрелгән очраклар да аз булмады, – дип сөйләде көлә-көлә Рамил Мусаевич. – Әмма бер нәрсәне югалтсаң, икенчесен табасың икән. Күз күрми башлагач, колак ишетү, ис сизү, тоемлау көчәйде. Стена яки ишекнең кая булуын, хәтта урамнан барганда алда машина торуын да сизәм. Урамда тавышлар буенча ориентлашам, тротуар кырыен таяк белән билгелим. Иң мөһиме – курыкмаска кирәк. Шәһәрдә бик шәп тротуарлар ясыйлар хәзер, әмма, кызганычка каршы, шуның белән бергә тактиль плитәләрнең күбесен алып аттылар. Сигнал бирүче светофорлар да күбрәк булсын иде...

 

– Сукырайган кешеләргә мөстәкыйльлек бирергә, хезмәткә җәлеп итәргә кирәк, – диде Ольга Александровна. – Әгәр дә инвалид дип ярдәм кулы сузалар икән, бигрәк тә башлангыч чорда, бик яхшы. Ә менә кызганып, син шунда утырып кына тор, бернәрсә дә эшләмә дисәләр, куркыныч. Кызганырга ярамый, бу кешене бик кимсетә. Безнең бар нәрсә дә диярлек үз көчебездән килә. Мисал өчен, мин өйдәге бөтен эшне дә үзем башкарам, идәннәр, хәтта тәрәзәләрне дә юам. Хәзер сукырларны кайгыртып җитештерелгән тавышлы көнкүреш җиһазлары бик күп бит. Супермаркетка барганда гына туганнарга мөрәҗәгать итәбез.

 

Ирле-хатынлы Мостафиннарның кызыксынулары да күптөрле. Ольга Александровна, мәсәлән, гөлләр үстерергә ярата, тәрәзә төпләрендәге гөл савытларының саны гына да 80ләп, ташбака фигуралары җыя – коллекциясендә 60лап булгандыр инде, сәйләннән төрле сувенирлар үрә. Сүз уңаеннан, үрү ысулларын скайптан интернет аша танышкан дусларыннан өйрәнә, тавышлы программалар ярдәмендә хәтта компьютерда да эшли. Буш вакытларында исә Мостафиннар башваткычлар чишәләр, аудиокитаплар тыңлыйлар, танылган рус язучылары әсәрләренә, фантастикага, тарихи романнарга өстенлек бирәләр икән. Рамил Мусаевич Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте республика күләмендә уздыра торган ярышларда да даими катнаша. Әйтик, берничә ай элек  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар арасында профессиональ осталык буенча “Абилимпикс” илкүләм чемпионатының төбәк этабында “Массаж ясаучы” компетенциясендә 3нче урын яулаган, Алабугада узган өстәл спорты ярышларында домино уйнау буенча да шундый ук уңышка ирешкән.

 

Сукырлар өчен дә кулай тирәлек кирәк

Сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында бүген Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарыннан 245 кеше исәптә тора, шуларның 187се – нурлатлылар. Оешма, чаралары һәм мөмкинлекләре чикле булса да, уртак бәла берләштергән кешеләрнең һәркайсына кайгырту һәм теләктәшлек күрсәтергә тырыша.

 

Ярышларга җәлеп итү – эш ысулларының бер төре. Дөрес, үз транспортлары булмау сәбәпле, кайберләреннән баш тартырга да  туры килә икән.
– Безнең өчен гадәти аралашу, бер-беребезне хуплау, күмәк чаралар үткәрү дә зур әһәмияткә ия бит, – ди оешманың хәзерге җитәкчесе Мария Кузьмина. Әле менә шул көннәрдә генә оешма әгъзалары җирле сукырлар җәмгыятенә нигез салган, аның белән 47 ел җитәкчелек иткән Фатыйх Хаҗиморатовның 100 еллыгы уңаеннан җыелдылар, олпат шәхес турындагы хатирәләрен уртаклаштылар. Сөйләшү үз көчләре белән әзерләгән чәй өстәле артында дәвам итте. Көн кадагындагы мәсьәләләрне дә читләтеп узмадылар.

 

– Шәһәребез көннән-көн матурая бара, заманча парклар төзелә, тротуарлар яңартыла. Әмма күрмәүчеләр өчен дә кулай тирәлек турында онытмасыннар иде, – дип үз фикерен белдерде Зинаида Богданова.
Гыйматдинов урамында оешманың офисы янында салынган тротуар – моның ачык мисалы. Чәчәкле аркалар белән бизәлгән бу матур почмак сукыр кешеләргә үтеп йөрү өчен зур михнәт тудыра, чөнки ут баганалары тротуарның нәкъ уртасына урнаштырылганнар.

 

 

– Беренче вакытларда авыррак иде, берничә мәртәбә үземнең дә килеп бәрелгәнем булды. Хәзер, ярый, этебез әйләндереп уза, – диде Ольга Мостафина. Жазельнең Нурлатта сукырларны озатып йөрүче бердәнбер эт булуын исәпкә алсак, калганнар өчен бу баганаларның нинди куркыныч тудыруын күз алдына китерәсе авыр түгел.
Мария Кузьмина әйтүенчә, кызганычка каршы, шәһәребездә сукырлар җәмгыятенең эшләп килүе турында күп кеше белми икән, хастаханәдә дә яңа авырып китүчеләр белән бу мәгълүматны уртаклашмыйлар. Шуңа оешма әгъзалары күзләре белән яңа гына бәлага таручыларны үзләре эзләп табып, аларны тернәкләндерү үзәкләренә яисә һөнәр алырга җибәрергә, шул рәвешле яшәү мәгънәсе бирергә тырышалар. Бу эштә боларның барысы да үз башларыннан узган Мостафиннар аеруча актив.

...Нәселдән-нәселгә күчә торган авыру Мостафиннарның бердәнбер кызлары Алинаны да читләтеп үтми. Әмма кайчандыр әтисе белән әнисенең сукыраюын булдырмый кала алмаган медицина кызда авыру үсешен туктатырга ярдәм иткән. Вакыт кебек ул да алга бара шул, яңа дәвалау ысуллары, дарулар уйлап табыла. Бүген 22 яшьлек кыз үз эшен ачкан, машинада йөри, һәм әти-әнисенең төп, ныклы терәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев