Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Светлячок” бакчасы ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Районда иң беренчеләрдән булып татар төркемнәре оештырган һәм иң өлкән балалар бакчасы саналган "Светлячок" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең үз проблемалары. Түбәсе ага, урамдагы участокта уен җиһазлары искергән.

Шулай да узган атнада бакча проблемаларны артта калдырып, бакча ветераннарын, хезмәткәрләрен, әти-әниләр һәм балаларны җыеп, ёзенец 50 еллыгын бәйрәм итеп алырга булган. Концерт, хәтер яңартулар белән үрелеп барган чарада элеккеге хезмәткәрләрнең генә түгел, бирегә балаларын бакчага йөркән әти-әниләрнең күңелләрендә дә истәлекләр яңарды. Мисал өчен, заманында әлеге бакчага йөргән Әлмәрис Талипов баласын да үзе йөргән мәктәпкәчә белем учреждениесенә биргән икән. Әти кеше бакчада бирелгән грамоталарын, фотоальбомнарын бүген дә кадерләп саклый. Шәһәрдәге башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән кадрларның стабильлеге белән дә аерылып торган бакчада бүген төрле милләт балаларын үз эченә алган 7 төркем эшли. Бәйрәм бүләксез булмый ул. Бу көнне мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлсинә Измайлова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова һәм бакчаның иганәчесе буш кул белән килмәгәннәр иде. Бер төркем бакча хезмәткәрләре, профсоюз алдынгылары Мактау грамоталары белән билгеләп үтелсә, балалар бакчасы музыкаль үзәк һәм акчалата бүләк белән баеды. Ә проблемаларын хәл итәсе капиталь ремонтка кайчан да булса ирешербез шәт, дигән яшәүләрен дәвам итәләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X