Тагын 84 нурлатлы соцпакетны сайлаган
Нурлат районында ташламага ия кешеләр 7970әү.
10 октябрьгә соцпакеттан файдаланучылар 1750 иде, ә хәзер андыйлар - 1834. Шул рәвешле, соңгы өч көндә тагын 84 кеше дәүләт тарафыннан гарантияләнгән ташламаларны кире кайтарырга булган. Бу соңгы елларда дарулар белән тәэмин ителешнең яхшыруы белән бәйледер, мөгаен. Соцхезмәтләр алуга хокукларын яңартырга өлгермәгән ташламага ия кешеләр моны 1 октябрьгә кадәр эшли ала әле. Гаризаларны Пенсия фондында чиратсыз кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев