Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Таксиларга контроль арта

Агымдагы елның 1 гыйнвареннан такси автомобиле ак яки сары төстә генә булырга тиеш. Республикада такси эшчәнлеген алып бару өчен рөхсәт кәгазьләре бирү дәвам итә. Бу эш 2011 елның 8 декабрендә башланган иде.

Таксистларга карата таләпләр тагы да катгыйланачак. Бу - иң беренче чиратта машинаның төсенә бәйле. Хәзер такси хезмәтендә бары ак һәм сары төстәге машиналар гына йөри алачак. Башка төстәге машина хуҗаларының элегрәк алган рөхсәт кәгазьләре, законга туры килмәгәнлектән, гамәлдән чыгарылачак.
Таксида эшләү өчен рөхсәт кәгазе булганнарның машиналары да тиешле атрибутика белән җиһазландырылган булырга тиеш. Мисал өчен, кызгылт-сары төстәге фонарь булырга, машина кузовының ян якларында "шашка"лар ясалырга тиеш. Машинаның алгы панелендә таксидан файдалану шартлары турында мәгълүмат куелу зарар. Моннан тыш, машина йөртүченең фоторәсеме белән визит карточкасы, такси хезмәтенең исеме, адресы һәм контакт телефоннары булу да мәҗбүри шартлардан. Әлеге яңалыккка Нурлатның такси службалары акрынлап кына күчәргә планлаштыра ахрысы. Әлегә шәһәребездә такси службаларында машиналарның төрле төсләрдәгеләрен күрергә мөмкин. Моннан тыш, тиешле атрибутика турында да бездә әлегә хыялланырга гына кала, ахрысы. Ни генә булмасын, 1 гыйнварьдан гамәлгә кергән таләпләр такси службаларын тәртипкә китерү максатыннан эшләнә. Димәк, иртәме-соңмы безнең шәһәрдәге такси службалары да әлеге яңалык нигезендә эш итәргә мәҗбүр булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси Нурлат шђџђре "шашка"