Такси компанияләренә автомобильләрен яңа закон таләпләренә китерү өчен ике атналап вакыт калды.
Таләпләрнең кырыслануы турында 2011 елдан башлап сүз алып барылса да, эшмәкәрләргә 2013 елның гыйнварена кадәр вакыт җитмәде. Кайбер таксистлар машина буятуның кыйммәт булуыннан да зарлана, кайберләре вакыт җитми, ди. Ни генә булмасын, алга таба закон бозучыларга карата чаралар күрелә башлаячак икән. Бездә әлеге законга, шәһәрара маршрутларга йөрүче таксистлар гына "колак сала" башлаган, шәһәр эчендә йөрүче машина хуҗалары әлегә яңалыкларга күнәргә дә, күчәргә дә ашыкмый ахрысы. ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, яңа таләпләрне үтәмәгән таксистларга ДПС хезмәткәрләре нинди дә булса чаралар күрә алмый икән. Шулай да авто ниндидер сәбәпләр буенча полиция хезмәткәрләре күз угына эләгә икән, (мисал өчен юл-транспорт һәлакәте) бу вакытта такси службасы, шәхси эшмәкәр турындагы барлык мәгълүматлар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәреләчәк.
Нет комментариев