Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тал агачы уянды – әлегә кыш булмаячак

Табигать безне әледән әле гаҗәпләндерүен дәвам итә. Көз башында алмалар чәчәк атты, соңрак гөлҗимеш, җир җиләге кушылды. Аннан тузганак чәчәк атты. Болар - безнең корреспондентларга билгеле булган очраклар гына әле. Ә хәзер ноябрь азагында тал песие уянды. Юл кырыенда үсеп утырган тал куакларын без Якушкино авылына барганда очраттык. Әлеге уңайдан...

- Минем практикада мондый очрак булганы бар инде, - ди ул. - Алмалар да башка агач - куаклар да чәчәк атты. Кагыйдә буларак, мондый очракларда үсемлек өлешләп кенә чәчәк ата. Җимеш бирүче агачларга килгәндә, алар белән берни эшләргә - җылытырга, өсләренә ябарга кирәкми. Бу күренешләрдә әллә нинди начарлык юк, язын бар да үз халәтенә кайтачак.
Табигать торышыннан тагын нәрсәләр көтәргә, бу хакта беркем дә төгаен әйтә алмый. Шулай да тәүлеклеклек температура буенча ниндер әйтергә мөмкин, ди Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева.
- Алда торган берничә көндә температура түбәнәячәк, - ди ул. - шулай да көндез һава торышында плюслы күрсәткечләр сакланып калачак. Хәзер уртача тәүлеклек температура нормадан 7 градуска югары. Алдагы атнада да үзгәрешләр көтелми. Төньяк-көнбатыш антициклон аркасында явым-төшем аз булачак. Җыеп әйткәндә, якын арада кышкы һава торышы көтелмәчәк, ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат