Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ташламаны кулдан ычкындырмагыз!

5 декабрьдән Россия почтасы "Бөтенроссия әбунә ункөнлеге" кысаларында барлык газета-журналларга ташламалы әбунә игълан итә, ул 15 декабрьгәчә барачак.

- Бик әйбәт яңалык, - ди газета укучыбыз Айгөл Гомәрова. - Димәк, район газетасын да ташламалы бәяләрдән яздырып булачак. Тик безнең гаилә район газетасына әбунә кампаниясенең башында ук язылып куйды иде. "Дуслык"ны гаиләбез белән бергәләп укыйбыз. Биредә барлык кирәкле мәгълүмат бар. Аннан "Дуслык" ул һәрвакыт бүләкләр дә таратучы газета бит әле. Анда һәрдаим акцияләр, конкурслар оештырыла. Кайвакыт үзем дә катнашкалыйм.
-Ташлама барлык басмаларга да кагыла, ә 5-15 декабрьдә "Дуслык" район газетасының бу чорда яздыру бәясе 403 сум булачак, - ди районара почта бүлекчәсенең әбунә буенча инженеры Минзилә Шәяхмәтова. - Район газетасына язылуның соңгы аена бастык, әлегә язылмый калучылар өчен бик шәп мөмкинлек бу. Вакыт бик аз калып бара, шуңа да әбунәчеләребез мөмкинлекне ычкындырмасын иде. Әбунәне барлык почта бүлекчәләрендә, газета редакциясенең реклама бүлегендә дә оформить итәргә була.
Бу чорда "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә үз акциясен оештырды. 2014 елның 16 октябреннән 31декабрьгә кадәр "ТАТМЕДИА" газета-журналларының өч һәм аннан да күбрәк исемдәге басмаларына язылып бүләк оту мөмкинлеге бар. Беренче 50 әбунәчегә төрле бүләкләр каралса, җиңүчеләргә өч фотоаппарат һәм төп бүләк - IPAD тапшырылачак. Моның өчен язылган басмаларның квитанция күчермәләрен һәм элемтәгә керү өчен телефоннар белән хатны 42066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, "ТАТМЕДИА"га zrb podpiska@tatmedia.ru сайтына юлларга кирәк.
Мөмкинлекле кулдан ычкындырмагыз: ташламалы бәяләрдән язылып калырга ашыгыгыз: 6 айга 403 сум булса, калганнарына бәяләр элеккечә - альтернатив язылу 210 сум, pdf форматта 300 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат