Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ташу җитә

Быел язгы ташу чорында районда җиде торак пункттагы 95 йортны су басу куркынычы бар.

Боз тыгылу куркынычы янаган бер урын - Якушкино авылындагы Аксумла елгасы. Халыкны вакытлыча дислокацияләү урыннары - мәдәният йортлары, мәктәпләр. Су басу була калганда зыян күрүчеләр өчен ЦРБда 280 койка-урынга эвакуация урыннары булдырылган. МЧС личный составының 89 хезмәткәре өйрәнүләр узган һәм кирәге чыга калса дип, 38 берәмлек техника әзерләп куелган.
Киекле, Заречный, Кычытканлы, Мамык, Яңа Иглай, Төрнәс, Мамык авылларына су басу куркынычы һава торышы кискен җылытып кар эри башласа гына яный икән. Метеорологлар әйтүенчә, бу атнада төнлә 11-16 градуска кадәр суыклар көтелә. Көндезге температура да 1-6 градус салкын. Шуңа да белгечләр елгаларны апрельнең беренче декадасында ачылыр дип фаразлый.
- Быел кар узган еллар белән чагыштырганда ике тапкырга азрак. Шулай да су басуга каршы әзерлек эшләрен туктатканыбыз юк. Районның барлык оешма-предприятиеләренә, авыл җирлекләренә телефонограммалар җибәрелде, бүген күпер тирәләрен, су агу торбаларын чистарту эшләре бара. Шәһәрдә бу эшләр белән "Чиста шәһәр" һәм "Төзекләндерү биш" җәмгыятьләре, авылларда авыл җирлекләре хезмәткәрләре шөгыльләнә, - ди 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция Язгы ташу