Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан һәм Башкортстан республикалары җитәкчеләре ике арада татулык үрнәген күрсәтте

Идел буе федераль округы кубогына раллида Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров бергә рәсемгә төшкән.

 (Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашып, җиңү яулады. Ярышлар Тольятти шәһәрендә үтте. Татарстан Президенты раллида  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Бергәләп төшкән сурәтне Башкортстан Башлыгы  инстаграмдагы сәхифәсенә куйган һәм «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип язган.

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән ярыш версияләрен үзләре сынап карый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев