Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов Нурлат районында

Бүген Татарстан лидеры Рөстәм Миннеханов Нурлат районының "Южная" АФ, "Агромир" СЙ җәмгыятьләре кырларын вертолеттан карап узды. ТР Премьер - министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров белән берлектә алар "Агромир" хуҗалыгының уҗым бодае кырында кыска вакытлы очрашу үткәрделәр.

Рөстәм Нургалиевич очрашуны комбайнчылар белән аралашудан башлады, аларның кәефе, урак барышы белән кызыксынды.
- Бернинди проблема юк, бар да урында хәл ителә, - диделәр комбайнчылар беравыздан. - Бары һава торышы гына әйбәт торсын.
Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы механизаторларның белемнәре белән дә кызыксынды, төп кадрлар әзерләү үзәге буларак аграр техникумның эшләвен хуплады. Район башлыгы Равил Кузюров биредә уракны оештыруда проблемалар булмавын белдерде, уңдырышлы туфракта көткән уңышны алырга бары һава торышы гына комачаулавын әйтеп алды. Хуҗалык җитәкчесе Дмитрий Понин быел шактый техника алынуын, ә киләсе елдан агротехник процессларны заманча үзгәртергә ниятләүләрен белдерде.
Очрашу хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашу формасында дәвам итте. Равил Кузюров кыскача районда кыр эшләре барышына күзәтү ясады, уракны 25 августка төгәлләргә ниятләүләрен әйтте. Район басуларында мул чөгендер уңышы көтелүен билгеләп үтте.
- Районда игенчелектә эшне оештыруга бернинди замечаниеләр юк, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. - Бары һава торышы гына уңышка аяк чалды. Сөйләшү барышында Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы районда социаль программаларның үтәлеше, мәктәпләргә ремонт барышы, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән дә кызыксынды.
- Динамика уңай, - диде Равил Әфраимович. - Киләсе елда нәтиҗәләрне тагы да яхшырту мөмкинлекләре барлана. Рөстәм Миннеханов кырда әзерләнгән авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләреннән күргәзмәне дә карады.
- Быел чөгендер, кукуруз чәчүчеләр отачак, - диде ул сөйләшү барышында шикәр заводының сезонга әзерлеге белән дә кызыксынып. Шунда ук соравына уңай җавап та алды.
Эш визиты барышында Рөстәм Нургалиевич Каравыл Тавында күпфункцияле үзәкне ачуда катнашты. Коллективка ул 100 мең сумга сертификат тапшырды. Каравыл Тавында 100 урынга күпфункцияле үзәкне "ГородСтрой" җәмгыяте төзеде. Яңа мәдәният объекты иске клуб урынында күтәрелде, ул республика Президенты программасы нигезендә сафка басты.
Рөстәм Миннехановның эшлекле визиты барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов, Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов та катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты