Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды

    Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар.

         ТАССРның 100 еллыгына багышланган брендлар проекты үзенең яңа этабына керде. Бүгеннән «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды.

           Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) кузгатачак. Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала.

            Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләячәкләр.

    Калган 43ен Татарстанның һәр районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31нче март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

     

    http://chelny-rt.ru/news/vse-rubriki/tatarstan-respublikasyny-100-legendar-brendy-proektynda-tavysh-bir-bashlandy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: