Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең Нурлат бүлеге яшь йөзүчеләрне ярыштырды

Бүген, 20 мартта Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге призларына үсмерләр арасында йөзү ярышлары үтте.

Ярышларны ачу тантанасында территориаль бүлек Советы рәисе Дамир Ишкинеев, райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин һәм башка кунаклар катнашты.
- "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте озак еллар буе эшләп килә инде, - дип мөрәҗәгать итте яшь спортчыларга Дамир Ишкинеев. - Һәм бу оешма үз эшчәнлеген социаль юнәлештә алып бара, шулай ук спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да бурыч итеп куя.
Яшь йөзүчеләр исә төрле стильләрдә 50шәр метрлы дистанциядә көч сынаштылар. Ярышларда барлыгы 200гә якын укучы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерларга "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы исеменнән грамота-медальләр, акчалата призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат татарстан яна гасыр