Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге сайлауларга әзерләнә

Узган атнада "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы утырышы үтте.

Анда ике мәсьәлә каралды. Территориаль Совет рәисе Дамир Ишкинеев 2015 елның 13 сентябрендәге сайлауларда соңрак Нурлат районы муниципаль берәмлекләре органнарына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен партия өчендәге алдан сайлаулар үткәргәндә "Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәтенең Нурлат территориаль Советыннан кандидатуралар - "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәркәтендә катаншучы-сайланучылар исемлеген раслау мәсьәләсе турында чыгыш ясады.
- Бу ел, тулаем республикадагы кебек үк, безнең район өчен дә бик җаваплы чор, - диде ул. - Безнең праймеризда катнашу тәҗрибәбез бар инде, узган ел Лениногорксида катнашкан идек. Район буенча "Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәтеннән 122 кеше күрсәтелде (112се - авыл җирлекләреннән, 10сы - шәһәрдән). Гаризалар, сайланучыларның исемлеге һәм бүген кабул ителгән карарны без "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетына тапшырачакбыз.
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова праймеризның кайбер моментларын кыскача гына аңлатты. Шунда ук район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин икенче мәсьәлә - укучылар арасында йөзү буенча район ярышларына булышлык итү һәм аны үткәрү трында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат