Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда “Лизинг-грант” программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасында ТРның Икътисад министрлыгы уздыручы "Лизинг-грант" программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә.

Конкурска сайлап алу тәртибе Икътисад министрлыгының рәсми сайитындагы "Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү", "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары", "Лизинг-грант" программасы" бүлегендә бар.
Шунысын әйтик, әлеге программа буенча средстволарның 30 %ы авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыкларын үстерү өчен бирелә. Үзебез ил һәм чит ил җитештерүчеләре техникасы һәм җиһазлары лизингка 1-5 ел срокка, лизинг килешүе буенча түләүләрне субсидияләп бирелә. Субсидия түбәндәгеләргә бирелә:
- Теркәлү сроклары конкурс заявкасы биргән вакытка бер елдан кимрәк булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасыннан 30 % күләмендә, әмма 1 млн. сумнан да артыграк түгел;
- Теркәлү сроклары конкурс заявкасы биргән вакытка бер елдан артыграк булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасыннан 30 % күләмендә, әмма 3 млн. сумнан да артыграк түгел;
Программада хезмәткәрләр саны 250дән артык булмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъетлары, крестьян (фермерлык) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнашырга хокуклы.
Барлык сораулар белән дә Татарстан Республикасы Икътисал министрлыгы Эшкәмәрлеккә булышлык итү департаментының финанс-хокукый бүлегенә 8(843) 524-90-90 телефоны буенча, шулай ук 420021, Казан, Мәскәү ур., 55 адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат