Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

 Татарстанның атказанган экологы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх  Сәүбән улы Сибәгатуллинның  соңгы интервьюсы

 Көрәшче, Мамадыш, Нурлат районнарын җитәкләгән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең  атказанган  авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, профессор,Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган экологы, Татарстан Президентының экология мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин бүген, 24  июньдә вафат булды.

Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин  «Мәгариф», «Гаилә  һәм мәктәп» журналлары белән актив хезмәттәшлек итте. Узган җомга көнне әлеге басмалар өчен экология мәсьәләләре белән бәйле интервью бирде. Ул журнал битенә салынгач, автор буларак, танышып чыгарга үзенә дә юлладым. Өч көн элек үзе шалтыратты: «Укып чыктым, фикерләрем дөрес бирелгән, рәхмәт. Бу теманы алга таба да дәвам итәргә кирәк. Аралашып торыйк, эш урыныма кереп йөр»…


Фатыйх Сәүбән улы белән беренче очрашуым ул Мамадыш районын җитәкләгән чакта булса, соңгысы шулай тәмамланыр дип башыма да китермәгән идем. Ихлас әңгәмәдәшче, тормышның, икътисадның төрле өлкәсен яхшы белгән һәм бу хакта сәгатьләр буе сөйләшә торган шәхес иде ул. Очрашуыбыз җомга көненә туры килгәнгәме, әллә, заманында Изге Мәккәгә сәфәрдә булып, хаҗ кылып кайткан мөселман ир-егете булгангамы, экология турында сөйләшүдән тыш, ул дин һәм татарлар тормышына, балачактан алып бүгенге көнгә кадәр яшәеш, эшчәнлеге хакында чын күңелдән  сөйләде.  Күпсанлы фәнни-популяр  китаплар авторы буларак, аның фикерләре бик кызыклы, туры сүзле, «акны – ак, караны – кара» дип әйтүче иде. Очрашу соңында Фатыйх Сәүбән улы   берничә китабын «Истәлек өчен автордан» дип бүләк итте.

Бу сүзләрем һәм соңгы  интервью Фатыйх Сәүбән улы рухына дога булып барсын, һәрвакыт аны искә төшереп торсын. ( «Гомәр Бәшировның якташы  ни өчен борчыла?» дигән  әңгәмәне «Гаилә һәм мәктәп» журналының  киләсе санында таныша аласыз, биредә аның өзеген тәкъдим итәбез).
Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллинның вафаты уңаеннан, гаиләсенең, якыннарының  олы кайгысын журнал коллективы белән бергә тирән югалту хисләре белән уртаклашабыз. 

 «Мәктәпләрдә экология фәне укытылмый. Бүгенге көн язучылары үз әсәрләрендә әлеге теманы күтәрми. Адәм балалары, предприятие, оешма җитәкчеләре экология проблемаларына тиешенчә игътибар бирми, сулыклар елдан-ел пычрана, тирә-юнебездә чүплекләрдән таулар хасил була. Табынга куелган икмәк, яшелчәләрне үстергәндә ничек ашлаганнарын да яхшы  беләм. Инде өч ел бәрәңге сатып алып ашаганым юк, чөнки туфракка ашламаны кирәгеннән артык кертәләр…»

– Халык Сезне тарихи һәм экологик темаларга язылган фәнни хезмәтләр, күпсанлы китаплар авторы буларак та белә. «Экология аграрной культуры в эпоху индустриализации», «Экология и охрана окружающей среды», «Основы социальной экологии» дип аталган  басмалар күп белгечләрнең өстәл китабы булырлык.  Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы  Миңнехановның экология мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнүегез шул юнәлештәге фәнни эшчәнлегегезгә дә  бәйле дип аңларга кирәк. Бу өлкәдә Сезнең кебек принципиаль, сүзен өздереп әйтә торган, экология проблемаларын хәл итүдә үз фикере, тәҗрибәсе булган шәхесләр бик кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты буларак, Сез экология һәм тирә-юнь мохитне саклау комитетында әлеге  мәсьәләләр белән турыдан-туры шөгыльләндегез. Нефтьнең иярчен газыннан кабынган йөзләрчә факелларны, Татарстандагы кебек, икътисадка  файда китерү юнәлешенә боруга юл ачкан законнар, ярдәмчел закон актлары эшләп, аны гамәлгә ашыруга өлеш кертүегез дә мәгълүм. Мондый зур проектлар ил җитәкчелегенең хәер-фатихасы булмый торып башкарыла алмый.

 – Чыннан да, РФ Президенты Владимир Владимирович Путин экология, экологик куркынычсызлык, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларының җитдилеген  аңлап, безнең башлангычны хуплап каршы алды һәм тиешле документларны имзалады. Моңа кадәр булган ил җитәкчеләре арасында экология проблемаларына бу дәрәҗәдә игътибар биргән затны хәтерләмим. Аның җиңел кулыннан илебездәге дистә еллар буе скважиналарда янып торган факеллар да бер-бер артлы сүндерелде. Бүгенге көндә, әйтик, «Сургутнефтьгаз» компаниясендә иярчен газларның 99 проценты, «Татнефть»тә 97 проценты сәнәгатькә файда китерә. Экологиягә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне илкүләм проектлар рәтенә кертеп каралуы, «2017 – Экология елы» дип игълан ителеп, шуңа бәйле рәвештә байтак чаралар үткәрелүе халкыбызны да, урыннардагы эшкуарларны, түрәләрне дә уятып җибәрде.

– Безнең халык кулланышта булган көнкүреш калдыгын да кабат куллана белми. Экологик тәрбия, белем бирү җитенкерәмиме, мул тормышта яшәү азындырамы?
– Президент киңәшчесе буларак, мин беренче елымны гына эшлим, әмма беренче көннәрдән үк республикабыздагы оешма һәм предприятие җитәкчеләре, белгечләр белән очрашуларымны башлап җибәрдем, эшчәнлек юнәлешебезне билгеләп куйдык. Иң элек  мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов белән очраштым, чөнки экологик проблемаларны хәл итү яшь буын һәм галимнәр кулында. Балалар бакчасыннан башлап, мәктәп, югары уку йортына чаклы бездә балаларда күпмедер дәрәҗәдә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләргә омтылыш бар. Ләкин бу гына аз, мәктәпләрдә, уку йортларында әлеге юнәлештә белем бирү җитми.  «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда укучыга бу хакта ниндидер мәгълүмат бирергә, яшь күңелләрдә табигатькә мәхәббәт уятырга тырышалар. Тик шул ук балалардан радиоэкология, химик экология, гидроэкология, биоэкология, кеше экологиясе һәм башкалары хакында сорый башласаң югалып калалар. Чөнки мәктәп программасында «Экология» дип аталган махсус предмет юк. Экология ул – грек сүзе, һәм аны биология, химия, география, физика, математика, социология кебек фәннәрдән аерып карап та булмас.


Без үскәндә, сугыштан соңгы  авыр еллар иде, экологиягә  бәйле белем алмасак та, тирә-юнь мохитне саклау кирәклеген аңлап үстек, кая ул чүплекләргә әйбер ташлау, һәрнәрсәнең кадерле чагы. Әбиемнең: «Иртүк торып капканы ачып куй әле, улым, бәхет керерлек булсын»,  йә булмаса, «Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?» дигән хикмәтле сүзләре көн дә «колакны иркәли иде». Кеше гомере аккан чишмә кебек, яшәгән саен шул хакта уйланам. Капкабыз һәрчак ачык булды. Әби әнә шулай,  мине йоклап ятмаска, иртүк нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә, ишегалдын, урамны кош-корт тизәкләреннән чистартып куярга өйрәтте. Җитәкче, депутат кешегә, гомумән, йоклап яту – ят нәрсә. Мин лаеклы ялда саналсам да, әле һаман кул кушырып утыра алмыйм. Инеш-елгаларыбызның пычрануына күңел әрни. Чишмәләрдән көмеш су әле дә булса агып тора, әмма аннан элекке кебек көянтә белән су ташучы килен, кызлар бетеп бара.  Ул гадәт сакланса, чишмә суының тәмен, кыйммәтен алар балаларына да аңлатыр, сулыкларны саклап тотарга өйрәтер, үгет-нәсыйхәтләрен бирер иде. Идел, Кама, Казансу елгаларының ни  хәлдә булуын сөйләп тормыйм. Кайбер урыннарда «су коенырга ярамый» дигән элмә такталарны искә алу да җитә. Шәһәр халкы шуңа да карамастан ул суларда коена, суын да эчә. Дөрес, Идел елгасын чистарту буенча махсус федераль программа эшләнде. Әмма монда Иделгә кадәр иң элек аңа коя торган Ока, Кама, Нократ, Мишә кебек дистәләгән елгаларның суын сафландырасы, завод-фабрика торбаларыннан агып чыга торган суларның чисталыгына ирешәсе булгандыр. Кызганыч, уйлап җиткерелмәгән, ашыгып эшләнгән программа булып чыкты ул…
 
Альберт САБИР

«Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе.


Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев