Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Татнефть” Боз сараена автобус бүләк итте

Узган атнада "Ледок" спорт мәктәбе 35 урынлы автобуска ия булды.

Яңа ел алдыннан әлеге зур бүләк "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Тәхаутдинов инициативасы белән ясалды. Тантаналы шартларда автобус ачкычын тапшырган "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Татнефть "Кыш Бабаеның" яшь хоккейчыларга, фигурачыларга бүләк ясавын әйтте. Рөстәм Мөхаммәдиев район җитәкчелеге гозере белән алынган автобус ачкычларын тапшырганда "Татнефть" җәмгыятенең яшь хоккейчылар үсеше өчен күп нәрсәләр эшләвен дә әйтеп үтте. Район башлыгы Наил Шарапов та үз чыгышында нефтьчеләрнең районыбызга даими рәвештә булышуын ассызыклап җәмгыятьнең генераль директоры Ш.Тәхаутдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чарада катнашкан "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов үз чыгышында спортның һәрдаим игътибар таләп итүенә тукталды. Әле кайчан гына нефтьчеләр ярдәме белән ачылган "Ледок" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бүген үзенең уңышлары белән дә мактана ала.
Җавап сүзен җиткергән "Ледок" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Марсель Садыйков әлеге игелекле гамәл өчен район җитәкчелегенә һәм нефтьчеләргә рәхмәт әйтте.
-Бүген район өчен булган иң зур проблемаларның берсе хәл ителде. Игелекле ярдәмегез белән сез матди байлык кына биреп калмыйсыз, ә шатлык китерәсез һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен өметләр дә өстисез, - диде ул иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп. Чыннан да, әлеге махсус Яңа ел бүләге "Ледок" балалар - үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 400ләп бала һәм аларның әти - әниләре өчен әһәмияткә ия бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Татнефть" ААЌ ТР Дђњлђт Советы "Нурлатнефть" НГДУсы "Ледок" боз сарае