Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Татулык булса, тел яшәр: 26 апрельдә нурлатлылар Туган тел көнен билгеләп үтә

Татарларда - туган тел. Чувашларда - таван челхе. Русларда - родной язык... Бу сүз төрле телләрдә төрлечә яңгыраса да, асылы бер: тел - милләтнең сакчысы. Һәм 26 апрель Татарстанда Туган тел көне итеп татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан игълан ителсә дә, республикада яшәүче барлык милләтләр дә уртак...

Милләтара татулыкның ачык үрнәге үзебез яшәгән Нурлат районында чагылыш таба. Төп халкы нигездә татарлар, руслар, чувашлар саналса да, бүгенге көндә районда үзбәкләр, таҗиклар, әрмәннәр һ. б. милләтләр дә килешеп гомер кичерә. Район башлыгы Равил Кузюров каршында дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Совет эшләп килә. Советның түгәрәк өстәл артында узучы утырышларында район территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре фикер-тәкъдимнәрен җирле хакимияткә җиткерү, проблемалар турында уртага салып сөйләшү мөмкинлегенә ия. Шәһәрдә Халыклар дуслыгы йорты төзелеше тәмамланып килә, анда төрле милләтләрнең үз почмаклары булдырылачак. Янәшәдә үк "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе инициативасы белән нигез салынган "Дуслык" скверы да район халыкларының татулыгын символлаштыручы мәдәни ял үзәге булырдыр. Сквер инде бүгеннән төрле милләтләрне берләштерү чарасын үти, аны җиһазлауга татарлар, чувашлар, руслар, үзбәк, таҗиклар белән бергә тугандаш Җәйһан шәһәреннән төрек дусларыбыз да үз өлешләрен кертергә җыена. Шул көннәрдә скверда өмә дә төрле милләтләр катнашында бердәм булып узды.
Әледән-әле үтә торган матур чаралар да районда милли татулык хакында сөйли. Күптән түгел генә үзбәк һәм таҗик диаспорасы вәкилләре шау-гөр килеп Нәүрузне билгеләп үттеләр. Татар җәмәгатьчелеге "Дуслык" район газетасы каршында эшләп килүче "Нурлы як" берләшмәсенең Шигырь бәйрәмендә очрашты, ә "Туслах" газетасы оештырган "Асамат кепере" әгъзалары чираттагы җыентыгын әзерли. Игелек атналыгы кысаларында җирле шагыйрә Антонина Халипаның иҗат кичәсен үткәрү күздә тотыла, бу көннәрдә чуваш телле авыл мәктәпләрендә 25 апрель - чуваш теле көне уңаеннан атналыклар үтә, бүгенге көндә дистәдән артык мәктәптә чуваш теле төп фән буларак укытыла. Республикабыз җитәкчелегенең милли сәясәте нәтиҗәсе бу. Республикабыз лидеры Рөстәм Миннеханов та Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара Советның күптән түгел узган киңәйтелгән утырышында "Һәрбер милләт вәкилләре туган телләре һәм мәдәниятләрен өйрәнү мөмкинлегенә ия булырга тиеш", - дигән бурыч куйды бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев