Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Татьяна Воропаева: "Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак"

Узган атнада 4 нурлатлы үзләрен борчыган сораулар белән ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаевага мөрәҗәгать итте.

Кабул итүгә килүчеләрне нигездә яшәү шартларын яхшырту, торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлы сораулар борчый булып чыкты. Ә менә нурлатлы Татьяна Әхмәтҗанованы Иске Иглай авылына юлның торышы борчый.
- Юл булмау зур кыенлыклар тудыра. Бүгенге көндә авылда мәктәп яшендәге 8 бала бар, алар күрше авылларга йөреп укый. Юл булмаганлыктан, мәктәп автобусы да йөри алмый, - дип мөрәҗәгать итте ул.
Тумышы белән Иске Иглайдан булган Татьяна Әхмәтҗанова әлеге мәсьәлә белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән икән. Районның рәсми сайты аша "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә кабул итү үткәрелүен белеп, Татьяна Васильевнага да мөрәҗәгать итеп карарга булган. Ә кабул итүдән зур өметләр белән китте, чөнки чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллинның катнашуы сорауга урында ук ачыклык кертергә ярдәм итте - юлга вак таш җәю быелга планлаштырылган.
Кабул итү азагында исә Татьяна Воропаева бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат кабул итү