Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тау дигәнең... машина икән

Бу кар көрте дә, тау да түгел. Кариев урамнарындагы ишегалларының берсендә менә инде ничә атна буена җиңел машина кар катламы астында тора.

Әлеге таучыкның кар көрте түгеллеген исә бары тик күренеп торган ян көзгеләрдән генә чамаларга була. Ишегалдын чистарту техникасының зур чүмеченнән машинаны бары алар гына коткарып торадыр да инде бәлки. Ә хуҗаларының моңа кадәр ни өчен техникаларын кар астыннан чыгармаулары турында фаразларга гына кала: әллә машиналарының урнашкан урынын онытканнар, әллә тимер атларын калдырып каядыр китеп барганнар. Автомобилистлар әйтүенчә, кар катламы машинага зыян китерми, әмма түбәсен басарга мөмкин икән. Ә һава торышы фаразларына караганда, кар явулар тукталмаячак әле. Казый башларга вакыт җитмәде микән соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат