Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Түбәләрдән кар төшерер чак

Кояш торган саен яктырак елмая... Ә бу яз - түбәләргә карап йөрер вакыт җитә, дигән сүз - кышын яуган мул карлар тиздән җиргә шуып төшә башлаячак бит.

"Камыр Батыр" балалар бакчасында исә куркынычсызлык чараларын вакытында күрүне хуп күрәләр - әле узган атнада ук моның өчен 125нче Янгын частеннан махсус бригада чакыртып, бинаның түбәсен кардан чистарттырдылар.
- Түбәдән кар төшерү безнең вазифага кермәсә дә, балалар бакчалары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәбез. Балалар учреждениеләрендә түбәдәге кар аеруча зур куркыныч тудыра бит, - ди Янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.
Ә түбәләрдәге кар турында балалар бакчаларында гына түгел, акрынлап башка оешма-предприятиеләр, ТСЖлар да уйлана башларга тиештер, мөгаен. Инде якын көннәрдә үк синоптиклар һава температурасының күтәреләчәген әйтәләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТСЖ 125нче янгын часте "Камыр Батыр" бакчасы