Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чаллыда мемориал ачылды

Түбән Чаллы авылында Хәтер һәм Кайгы көнендә Бөек Ватан сугышыннан җиңү белән кайткан якташлары хөрмәтенә яңа мемориал ачылды

Быелның язында авылда Дан обелискын реставрацияләү башланган, яңа мемориал да аның янәшәсендә урын алган. Иван Осиповның эзләнү-тикшеренү материаллары нигезендә сугышта һәлак булган авылдашларның исемлеге зурайган. Шул рәвешле Җиңү китергән якташларның исемнәрен мәңгеләштерү идеясе туган. Оетыру мәсьәләләрен хәл итүгә Түбән Чаллы авылыннан чыккан Юрий Захаров алынган. Николай Григорьев аның беренче ярдәмчесенә әверелгән. Аларга Владимир Макаров, Силуян Герасимов кушылганнар. Бу исемлекне озак дәвам итеп була, әлбәттә. Мондый игелекле гамәлдән берәү дә читтә калмаган, чөнки төзелеш эшләре асылда авыл халкының үз средстволарына алып барылган.
Түбән Чаллыдан фронтка барлыгы 200 кеше киткән. Шуларның яртысыннан азрагы гына туган төбәкләренә әйләнеп кайта алган. Исемнәре гранит плитәгә чокылган җиңүче ветераннарның бары тик берсе генә бу көнне исән-имин каршы алды. Николай Тихнов сугыш ветераннары толлары һәм тыл хезмәтчәннәре белән берлектә чараның мәртәбәле кунагы булды. Туган авылы өчен истәлекле вакыйгада катнашу өчен Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары Республика комитетының БВС ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү комиссиясе әгъзасы Нина Иванова да кайткан иде. Ул киләчәк буын өчен тарихи хатирәләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Ә яшь буын исә башкалар белән беррәттән узган шимбә көнне Дан мемориалына чәчәкләр салдылар. Аңа киләчәктә дә сукмак өзелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы Бљек Ватан сугышы Тњбђн Чаллы Дан мемориалы