Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Техник карау үтәр вакыт

1 февральдән тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның таккычларына техник караулар башлана. РФ Хөкүмәте Карары белән кабул ителгән Гостехнадзор органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау үткәрү Кагыйдәләрендә быел кайбер үзгәрешләр бар. Алар белән Гостехнадзор идарәсенең Нурлат бүлеге начальнигы Расих Сатдаров таныштыра. - Яңа кагыйдәләр буенча, чыккан көненнән...

1 февральдән тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның таккычларына техник караулар башлана. РФ Хөкүмәте Карары белән кабул ителгән Гостехнадзор органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау үткәрү Кагыйдәләрендә быел кайбер үзгәрешләр бар. Алар белән Гостехнадзор идарәсенең Нурлат бүлеге начальнигы Расих Сатдаров таныштыра.
- Яңа кагыйдәләр буенча, чыккан көненнән соң бер елдан артык вакыт узмаган һәм шулай ук моңа кадәр эксплуатацияләнмәгән яңа машиналарга техник карау аларның техник торышын карап тормыйча гына үткәрелә. Шулай ук машиналарга техник карау, аларның кайда теркәлгән булуына карамастан, Гостехнадзор органы урнашкан урын буенча үткәрелә.
- Техник карау узганнан соң хуҗаларына нинди документлар бирелә соң?
- Моңа кадәр техник карау узганнан соң рөхсәт талоны бирелгән булса, хәзер техник карау үтү турында таныклык тапшырыла. Әмма ул машина барлык куркынычсызлык таләпләренә туры килгәндә генә бирелә. Ә менә машина куркынычсызлык таләпләренең кайберләренә туры килми икән, техник карау турында акт бирелә. Бу очракта акт төзелгән көннән соң 20 көн эчендә машинага кабат техник карау үткәреләчәк һәм машинаның техник торышы бары анда күрсәтелгән җитешсезлекләре буенча гына тикшереләчәк.
- Техник карау үтү нинди тәртиптә барачак?
- Район буенча техник карау үткәрүнең графигы төзелде. Мәсәлән, физик затларның снегоходларына техник карау февраль ае буена дәвам итәчәк, авыл җирендә яшәүче физик затларның шәхси техникасына техник карау 13-21 майда үткәреләчәк. Моннан тыш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары балансында торган техникага тикшерү үткәрүнең аерым графиклары бар. Җентекле график белән биредә танышырга булла:/images/stories/files/График техосмотров(1).doc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат техосмтр