Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Техник регламент кабул ителде

    "Малыңны үз хуҗалыгыңда чалырга ярамый, ә махсус урынга алып барырга кирәк, дигән имеш-мимешләр йөри. Чынлыкта ничек соң, гади авыл халкына нишләргә?" - ветеринария службасына шуңа охшаш сораулар ешайган. Һәм бүген районның баш ветеринария табибы Василий Лысов бу уңайдан аңлатма бирә.

    - Быелның 1 маеннан Таможня союзының техник регламенты гамәлгә керә, һәм ул шәхси куллану өчен ит продукциясенә, шулай ук кош итенә кагылмый. Ягъни йорт малларын үз ихтыяҗларына суючыларга моның катышы юк. Яңа кагыйдәләр буенча, терлекләр дәүләт теркәве узган производство объектларында чалынырга тиеш. Малларга сую алды һәм ветеринар тикшерү уздырыла. Суйганнан соң, түшкәләр һәм малның эч-башларына ветеринар-санитар экспертиза ясала, келәймә сугыла, продукт ветеринар сертификат белән йөрергә тиеш. Сугым продуктына яраклылык декларациясе кабул итү кирәк түгел.
    Бүген сугым пунктын оештыру буенча сөйләшүләр алып барыла, ветеринар-санитар таләпләр анык регламентлаштырылган. Әлеге пункт маллар кабул итү урынын, навеслы мәйданчыкны, сугым цехын, суыткыч һәм башкаларны үз эченә алган комплекс булырга тиеш.
    1 майдан сөт буенча таләпләр дә үзгәрде, предприятиегә эшкәртү өчен китерелүче сөткә декларация кабул итү кирәкми. Сөткә ветеринар-санитар экспертиза ясала. Һәр партиянең ветеринар сертификаты булырга тиеш. Базарда сөт сатучылар сатып алучыларга продуктның ветеринар-санитар мәгълүматларын җиткерергә, җитештерү урыны һәм көнен әйтергә тиешләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: