Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Текә таудан шуасың килсә – түлә

Бу көннәрдә нурлатлылар арасында шәһәр паркында урнаштырылган иң биек тау турында бәхәсләр бара. Күпләр ул бик куркыныч булырга мөмкин, дип белдерсә, башкалары ул түләүле булачакмы, әллә юкмы, дип баш вата. Конструкция хуҗалары - Самара өлкәсеннән Валерий Алкеев белән Петр Воронцов әлеге сорауларга ачыклык керттеләр.

Дүшәмбе иртән алар нәкъ шунда тау тирәсен кардан арындыралар иде. Шунда ук кышкы уеннарны яратучылар - мәктәп укучысы Альберт Шакиров һәм балалары белән әтиләр Алексей һәм Ирек тә тау янына килеп җитте. Альберт кичә биредә инде тау шууын һәм моның өчен аңардан берәү дә акча сорамавын әйтте. Бу иртәдә дә алар түләүсез шуа алдылар әле. Баксаң, шул көннәрдә кемдер йозакны ваткан булган һәм нурлатлылар шул мөмкинлектән файдаланганнар гына икән. Ә хуҗалары чынлап та такса билгеләгәннәр - сәгатенә 100 сум. Һәм ышанычлырак койма ясарга булганнар. Боларның барысы да социаль челтәрләрнең берсендә катнашучыларда канәгатьсезлек уяткан, берәүләре исә бу адымны хуплый, чөнки эшмәкәрләргә конструкция бәясен чыгарырга кирәк бит. Кем өчендер бу - тау, кем өчендер - бизнес. Шунысын да әйтик, әлеге конструкциянең проектын Мәскәүдән ышанычлы оешма ясады, ди Валерий Алкеев, димәк, аның сүзләренә караганда, иминлек өчен борчылмаска була.
- Безнең агач тауның конструкциясе барлык куркынычсызлык нормаларына да туры килә, - ди Валерий, - әмма мин килүчеләргә барыбер безнең тюбингларда шуарга киңәш итәм. Якын араларда аларны күпләп кайтарырга җыенабыз. Алга таба уңайлыкларны тагы да арттырырга планлаштырабыз. Тагы әзрәк туңдыргач, тау каршындагы мәйданчыкны ераккарак шуып китеп булырлык итеп туңдырачакбыз. Конструкция янында урын бар, анда ял итүчеләр туңмасын өчен кайнар чәй сату ноктасы ясамакчы булабыз. Яңа елга шулай ук иллюминация дә булачак. Өстә һәм аста кизү операторлар куркынычсызлыкны күзәтеп торачаклар. Калган вакытка коймалар ясаячакбыз һәм түләүсез тау шуып булмаячак. Тиздән янәшәдә батут та урнаштырылачак.
Әтиләрнең берсе - Алексей безнең сөйләшүне ишеткәннән соң китәргә ашыкты - аңа түләүле күңел ачу урыны идеясе ошамады булса кирәк. Ә менә Ирек Сәйфуллин, киресенчә, аны хуплады гына.
- Түләргә туры киләчәге миңа да бик ошады дип әйтә алмыйм, әмма безнең шәһәрдә балалар ялы өчен башка берни дә юк диярлек, - ди ул, - барыбер йөриячәкбез. Өстәвенә, ерак түгел - Нурлат урамында гына яшибез, ә башка тауларга йөрер өчен махсус җыенып чыгып китәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, паркта кечерәк таулар да бар, әмма алар, нишләптер, әлегә мондый популярлык казанмый. Якын көннәрдә шәһәрдә түләүсез традицион кар таулары да барлыкка киләчәк, диде "Төзекләндерү биш"нең башкарма директоры Олег Сурков. Микрорайоннарда аларны булдыру өчен төрле оешмалар һәм предприятиеләр җаваплы, ә менә үзәк мәйданда тауны нәкъ менә алар ясаячак. Һәрхәлдә, икесе өчен урын әзер инде, димәк, якын көннәрдә аларда шуарга да мөмкин булачак. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, андый таулар беркайчан да буш тормый дип әйтергә була. Әмма боларның барысы да балалар хакына эшләнә бит, һәм аның бер вәкиле булган Альберт әйтүенчә, зур таудан шуып төшү кызыграк шул.
Шулай итеп, сайлау бар: онытылмаслык тәэсирләр аласың килә икән - түлә, акча чыгарасың килмәсә - башка кечерәк, әмма түләүсез таулардан шу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат