Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Түгәрк өстәл” артында сөйләшү үтте

Бүген, 28 февральдә район советы бинасында Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмаларның үзара элемтәсе советының түгәрәк өстәл артында сөйләшүе булды.

Район башлыгы Равил Кузюров рәислегендә үткән сөйләшүдә Татарстан Республикасы Президентының эшләр идарәсе гомуми бүлек мөдире Руслан Мәрданшин да катнашты. Түгәрәк өстәл артына исә бу көнне хокук саклау һәм көч структуралары, миграция хезмәте вәкилләре, районның дини конфессияләр берләшмәләре җитәкчеләре, милли-мәдәни автономияләр лидерлары җыелган иде. Бу-быел мондый киң аудитория катнашындагы икенче сөйләшү инде, һәм чара ахырында Руслан Мәрданшин да:
- Көньяк - көнчыгыш казиатта мондый форматта сөйләшү сездә генә күзәтелә, - дип билгеләп үтте.
Сөйләшү, чыннан да, киңкырлы мәсьәләләрне эченә алды һәм күп сорауларга ачыклык кертте. Милләтара һәм конфессияара татулык, экстремизмга каршы бердәм вәзгыять, чит ил гражданнары һәм жирле халык арасындагы мөнәсәбәтләр, миграция өлкәсендәге үзгәрешләр-һәммәсе совет күз угындагы сораулар иде, һәм чыгыш ясаучыларны фикер уртаклыгы берләштерде. Сөйләшү ахырында район башлыгы күтәрелгән темалар буенча сорауларны бердәм беркетмәгә туплап, хәл итүне җаваплы слуҗбаларга җиткереп, аның нәтиҗәлелегенә ирешү кирәк булачагына тагы бер кат басым ясады. Сөйләшү турында тулырак язма "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасында биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат