17 апрельдә Тимер юлчылар бистәсенең Островский урамы 9нчы йорты каршында билгесез кешеләр тарафыннан калдырылган чемодан йорт хуҗаларының гына түгел, тиешле службаларның да уяулыгын тагын бер кат тикшерде. Шөкер, бу хәл террорга каршы тиешле службалар гына түгел, гади халыкның да игътибарлы булуын күрсәтте.
- Иртәнге җиделәр тирәсендә урамга чыксам, газ баганасы тирәсендәге чемоданга күзем төште, - ди 9нчы йорт хуҗасы. - Тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә, полициягә хәбәр итәргә булдык. Эчендә нәрсә икәнен кем белә? Хәзерге заманда төрле хәлләр булырга мөмкин.
Хәбәрне алган тиешле службалар - полициянең кинолог, тикшерүче, эксперт һәм участковыйдан торган оператив төркеме, ЮХИДИ, янгын сүндерүчеләр һәм медицина службалары санаулы минутлар эчендә урынга килеп тә җиттеләр.
- Чемодан белән бәйле очракта без урынны җентекләп тикшердек, махсус өйрәтелгән эт бернинди шартлаткыч матдә билгесе тапмады, - ди тикшерүче, юстициянең өлкән лейтенанты Александр Комиссаров. - Димәк, җинаять юк. Чүпрәкләр белән шыплап тутырылган чемоданны бүлеккә алып кайттык. Хәзер аның хуҗасын ачыклау буенча эш алып барачакбыз. Шөкер, райондашлар мондый хуҗасыз калдырылган пакет, сумкалар турында оператив хәбәр итеп торалар. Без, үз чиратыбызда, аларны тикшерәбез. Әлегә бернинди куркыныч матдә табылганы юк.
Нет комментариев