Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тимерлектә карп үрчетәләр

28 гыйнварда Тимерлек авыл җирлеге җыенында җирлек башлыгы Владимир Гаврилов бу хакта сөенеп хәбәр итте.

"Моңа кадәр шәхси кулларда булган буабызны җирлек исеменә рәсмиләштердек, анда карп маймычлары җибәргән идек. Алар ярыйсы ук үсте, теләгәннәр кармакка тота", - диде ул. Моннан тыш, Тимерлек җирлегендә мөгезле эре терлек саны да арткан. Монда республика һәм район җитәкчелекләре тарафыннан шәхси хуҗалыкларга төрлечә ярдәм күрсәтү дә үз йогынтысын ясады, диде җирлек башлыгы. Моннан тыш, демографик яктан да сөенерлек хәлләр бар: быел мәктәпне 4 укучы тәмамласа, яңа уку елында 7 бала килүен көтәләр икән. Җыенда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров та шатлыклы хәбәр ирештерде: быел фермер Кирилловның хуҗалыгына республика программасы буенча асфальт юл түшәләчәк, диде ул. Гомумән, бу төбәктәге авылларның инфраструктурасын үстерү район җитәкчелегенең иң өстенлек юнәлешләреннән булуын да әйтте. Җыенда кәрәзле элемтә, дөресрәге, аның булмавы мәсьәләсе дә күтәрелде. РУЭС вәкиле бу уңайдан яңа база станцияләре төзелүен әйтте һәм җәйгә Тимерлектә дә мобиль телефоннар аша сөйләшә башлаячаксыз, дип вәгъдә бирде.
Җыен азагында юбилярларга, җирлекнең актив кешеләренә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат