ТКХ хезмәткәрләре бәйрәм итте
Бу көннәрдә районның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Районда әлеге тармакта бүген меңнән артык кеше хезмәт куя. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады. Линар Нурисламович үз чыгышында тармакның тормышыбызда төп урын биләвен, районда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә йөз тотылуына тукталды.
Әлеге тармакта озак еллар хезмәт куйган фидакарь хезмәткәрләр – “ТХК ИК“ МУПы тракторчылары Вазыйх Гаязов, Евгений Оренбуров, төягеч машинисты Рамил Кыямов, территорияне җыештыручылар Валентина Гутенева, Зоя Водянова һәм Наталья Куликова район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев