Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Үткәннән - бүгенгегә" проектыбызның чираттагы катнашучысы - Гүзәлия Фәйзуллина

d Республикабызның 100 еллык юбилее уңаеннан игълан иткән “Үткәннән – бүгенгегә” рубрикабызның чираттагы катнашучысы – “Алсу” балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Фәйзуллина.

– Казан шәһәрендә урнашкан “Әкият” татар дәүләт курчак театры – Россиядә иң эре һәм зур тарихка ия курчак театрларының берсе, – дип язган безгә Гүзәлия Әнвәр кызы. – Аңа 1934 елда нигез салынган. 2012 елның 1 мартында Петербург урамында тантаналы рәвештә театрның яңа, мәһабәт бинасы ачылды. Дүрт катлы бина әкиятләрдәге замокны хәтерләтә, аның фасадын күпсанлы скульптур композицияләр бизи. Театрның гомуми мәйданы 17 мең квадрат метрдан артыграк, биредә 250 урынга исәпләнгән зур зал, 100 урынлык кечкенә зал бар. Театр репертуары үз эченә рус һәм татар телләрендә төрле жанр һәм стильләрдәге 40тан артыграк спектакльне алган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X