Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Тоннель” операциясе вакытында кечкенә пассажирларны йөртү кагыйдәләре тикшерелде

Агымдагы атна башында Нурлатта “Тоннель” профилактик операциясе үтте. Ул балигъ булмаган пассажирларны машинада йөртү буенча кагыйдә бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Операция барышында ике кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Берничә көн элек чираттагы рейд вакытында автоинспекторлар такси службасының ике йөртүчесен тоткарлаганнар, аларның машиналарында балалар тиешле таләпләр буенча эләктерү җайланмалары белән каптырылмаган булган.

– Кызым каеш белән каптырылган иде, ул безне килеп җиттек дип уйлаган һәм каешын ычкындырган, – дип акланырга тырышты яшь ана, автоинспекторлар аның машинасын “Тоннель” операциясе кысаларында туктаткач. Салондагы кечкенә кызны машинада утыртып йөртү кагыйдәләре үтәлмәгән. Әлбәттә, бала – төп пассажир, һәм аның иминлеге өчен атааналар җавап бирә. Өлкәннәр машиналарында балаларны йөрткән вакытта аларны махсус кәнәфигә утыртырга тиешләр, бу көтелмәгән хәлләрдә алар зыян күрмәсен өчен эшләнә.

Оператив мәгълүмат буенча, гыйнвар ае башыннан республика юлларында яшь пассажирлар зыян күргән 26 юл-транспорт һәлакәте булган. Әмма автомобиль каешлары ярдәмендә күпчелек очракта фаҗига булмый калган. Кызганычка каршы, ата-аналарның барысы да үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны аңлап бетерми: узган атнада Саба һәм Тукай районнарында машиналар бәрелешү аркасында бер яшьләре дә тулмаган сабыйлар һәлак булды. Беренче очракта бала махсус кәнәфигә утыртылган, әмма кәнәфи тиешенчә беркетелмәгән булган, икенче очракта яшь әни баласын кулына тотып барган.

Реклама

 – Мин республикада балалар һәлак булган ул фаҗигаләр турында ишеткән идем. Өлкәннәр битарафлыгы аркасында балаларның гомере өзелүе коточкыч вакыйга. Эләктереп кую җайланмасының чыннан да балалар гомерен саклап кала алуын үземнән беләм. Авариягә эләккән идек, әмма автомобиль кәнәфие ярдәмендә кызыбызга бернинди зыян килмәде. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан кәнәфинең дөрес беркетелгәнлеген һәм каешның каптырылган булуын тикшерәм, – дип уртаклашты Екатерина Аленочкина. Аның машинасын да автоинспекторлар туктатты. Әмма 3000 сум штраф салынган беренче хатын-кыздан аермалы буларак, аңа хәерле юл теләп калдылар.

 – Балалар өчен автокәнәфиләр куллану – юл хәр әкәте кагыйдәләре таләпләренең берсе һәм аны, башкалар кебек үк, үтәргә кирәк. Өлкәннәр руль артына утырыр алдыннан, иң беренче чиратта, балаларның ничек утырып йөрүләренә, аларның иминлеге өчен нинди шартлар тудырылуына игътибар итәргә тиешләр. Бу таләпләр ата-аналар өчен генә түгел, такси йөртүчеләре өчен дә мәҗбүри, – дип билгеләп үтте ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.

Рейд барышында руль артына исерек килеш утырган машина йөртүче дә тоткарланды. Кагыйдә бозучы сүзләренә караганда, ул дустын өенә кадәр генә илтеп килергә теләгән, әмма, ачыкланганча, такси чакырса, арзанракка төшәсе булган икән. Хәзер өлкән яшьтәге йөртүченең гаилә бюджетына 30000 сумлык зыян киләчәк – бу төр законны бозган өчен шулкадәр штраф каралган, үзе исә 1,5-2 елга җәяүлегә әвереләчәк. Безнең темага карата исә шуны өстәргә мөмкин: бала инвалид кәнәфиендә утырырга калмасын дисәгез, аны бүген машинада кәнәфигә утыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X